Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Наталья Паршикова белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук республика яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Спорт проектлары дирекциясе җитәкчесе Азат Кадыйров катнашты.
Очрашу барышында анда катнашучылар Казанда 2015 елгы су спорт төрләре буенча бөтендөнья чемпионатын уздыруга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.