Татарстан Президенты «Русский Стандарт» холдингы башлыгы белән очрашты

2015 елның 6 феврале, җомга

«Русский Стандарт» корпорациясе президенты Рөстәм Тарико белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов катнашты.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Рөстәм Тарико Татарстанда «Русский Стандарт» холдингына керүче спирт заводлары эшләве мәсьәләләре турында, шулай ук холдингның «Татспиртпром» ААҖ белән хезмәттәшлек итү перспективалары турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International