Татарстан Республикасында бәрәңге игү һәм яшелчәчелек торышы турында һәм шушы сектор алдында торгшан бурычлар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада бәрәңге игү һәм яшелчәчелек – азык-төлек базарын тәшкил итүче ике мөһим тармак. Республикада азык-төлек бәрәңгесенә ихтыяҗ – 450 мең тонна, орлык өчен барлыгы 700 мең тонна кирәк. Төрле категорияләрдәге хуҗалыкларда ел саен 1,3 млн.тонна бәрәңге игелә.
Республика үзен үзе бәрәңге белән тәэмин итеп бара, дип белдерде Марат Әхмәтов.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, гадәттә бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче республика районнары бу культура җирләрен киметәләр, болай ярамый, диде ул.
«Авыл хуҗалыгы берәмлекләре өчен бәрәңге - бизнесны бик яхшы диверсификацияләү ул», - дип саный Марат Әхмәтов.
Бәрәңге басуларын киметүчеләр арасында ул Биектау, Питрәч, Лаеш, Балтач, Кукмара, Тукай районнарын атады.
Аннары республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада яшелчәчелек үсешенә туктады. Бүген районнарда мелиорация программасы эшләп килә, моннан тыш, мелиоратив техника сатып алуга, шулай ук яшелчә мәйданнарын саклап калуга субсидияләр каралган.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләренә шәһәр халкы күп йөри, аларның актуальлеге арта бара. 2014 елда ярминкәләрдә 1,5 млрд. сумлык продукция сатылган.
2015 елның гыйнварында республиканың эре шәһәрләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен дәвам итү турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яшелчәчелек юнәлеше республика өчен өстенлекле булып кала бирә. Бәрәңге һәм яшелчә үстерү өчен яхшы шартлар бар, без шуннан тулысынча файдаланырга тиеш, диде ул. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыруга килгәндә исә, бу эш дәвам итәчәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул ярминкәләрдә катнашучы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә актив ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ул шәхсән авыл хуҗалыгы ярминкәләренә барачак, районнар тәкъдим иткән ассортимент һәм төп продуктларга бәяләр белән кызыксыначак.