Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Герое, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Лев Васильевны 90 яшь тулу белән котлады

2015 елның 7 феврале, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Герое, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры киңәшчесе Лев Васильевка 90 яшь тулу белән котлау телеграммасын юллады. 

"Хөрмәтле Лев Борисович! Сезгә 90 яшь тулу уңаеннан иң җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итә алуыма шатмын, - диелгән, аерым алганда, телеграммада. - Әлеге юбилей - "КАМАЗ"ның беренче генераль директоры, илнең машина төзелеше тармагына зур өлеше керткән легедар шәхескә зур рәхмәт әйтү һәм хөрмәт белдерү өчен яхшы мөмкинлек. Бөек Ватан сугышында чыныгып, Сез һәрчак намус белән, үзегезне, халкыгызны һәм Ватаныгызны хөрмәт итеп хезмәт куйдыгыз. Гаҗәеп эшлекле һәм шәхси сыйфатлар, үз алдыгызга олы максатлар куеп аңа ирешү Татарстанда да Сезнең эшегезнең нигезе булды. Сезнең һөнәри һәм шәхси абруегыз "КАМАЗ"га бөтен илдән уникаль белгечләр һәм җитәкчеләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирде, алар Сезнең кул астында Кама автомобильләр батырын һәм яңа Чаллы шәһәрен сафка бастырды. 

Рәхмәт Сезгә. Беләм, Сез "КАМАЗ"ны яратасыз һәм Чаллының яшь автомобиль төзүчеләр буыны Сезнең үрнәктә тәрбияләнүгә бик шатбыз. Татарстанлылар исеменнән нык сәламәтлек, иминлек телим. Сезнең йортыгыз яхшылык белән, шатлык һәм бәхет, якыннар һәм туганнарыгызның ярдәме белән тулып торсын. 

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов".

Моннан тыш,  Лев Васильев Татарстан Республикасы иминлеге хакына күп еллык фидакарь хезмәте һәм илнең машина төзү тармагын үстерүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә дә лаек булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International