Татарстанда Татарстан Республикасы Президенты каршында Мәгариф һәм фән буенча совет төзелде

2015 елның 7 феврале, шимбә

Татарстанда Татарстан Республикасы Президенты каршында Мәгариф һәм фән буенча совет төзелде. Бу хактагы Указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген, 2015 елның 7 февралендә, имза салды.

Татарстанда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән буенча совет «мәгариф һәм фән үсешенә ярдәм күрсәтү, шулай ук әлеге өлкәдә дәүләт идарәсен камилләштерү максатларында» төзелә, диелә документ текстында.

Шул ук документ белән Мәгариф һәм фән буенча совет составы да расланды.

«Татарстан Республикасы Президенты каршында Мәгариф һәм фән буенча совет турында» Татарстан Республикасы Президентының 105 номерлы Указы имза салынган көненнән үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International