Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Алексей Песошин гражданлык авиациясе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы – ТР Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Алексей Песошин Россия гражданлык авиациясенең барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Сезне Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Россия гражданлык авиациясе көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
Бүген гражданлык авиациясе илнең һәм республиканың икътисади үсешендә зур роль уйный. Безнең авиация предприятиеләрендә пассажирлар һәм йөк ташу буенча югары социаль җаваплылык ята. Куелган максатларга ирешүдә омтылышлы булулары сезнең һөнәр ияләрен башкалардан аерып тора. Сезнең көндәлек фидакарь хезмәтегез җаваплылык, белемлелек, иң катлаулы хәлләрдән чыгу юлларын таба белүне таләп итә.
Тармакның төп бурычы үзгәрешсез кала – халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү. Ышанам, очучы экипажлар, диспетчерлар һәм аэропорт комплексының барлык хезмәткәрләре билгеләнгән максатларны тормышка ашыру һәм пассажирларның ышанычын аклау өчен барлык көчләрен куеп эшләрләр.
Бу бәйрәм көнендә тармак ветераннарын, гражданлык авиациясе предприятиеләренең җитәкчеләрен һәм барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм. Һөнәрегезгә тугры булуыгыз һәм лаеклы хезмәтегез өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Чын күңелемнән сезгә һәм сезнең якыннарыгызга нык сәламәтлек, аяз күк йөзе, яхшы һава торышы һәм эшегездә уңышлар телим!”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы А.В.Песошин.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз