Бүген Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Венгриянең Авыл территорияләрен үстерү министры Шандор Фазекаш белән очрашты.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Россия Федерациясе ТЭМның Казандагы вәкиле Радик Вахитов һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Шандор Фазекашка һәм барлык Венгрия җитәкчелегенә 2014 елның декабрендә Татарстан Республикасы делегациясе визитын оешырганнары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы Президенты бу визитны уңышлы дип атады.
Аннары яклар Россия-Венгрия мөнәсәбәтләре кысаларында хәзерге икътисадый шартларда авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлекнең киләчәк адымнары буенча фикер алышты.