Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ашан” генераль директоры Вильгельм Убнер белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Казан мэры Илсур Метшин катнаштылар.
Убнер әфәнде Рөстәм Миңнехановка аның белән таныша алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм кыскача “Ашан” Франция компаниясенең үз илендә һәм Россиядә үсеш планнары турында хәбәр итте.
Очрашу барышында яклар “Ашан” челтәренең алга таба Татарстанда үсеше үңышлы булуына ышануларын белдерделәр.