Рөстәм Миңнеханов: Малайзия Татарстанның традицион тышкы сәүдә партнерына әверелә

2015 елның 10 феврале, сишәмбе

Малайзия Татарстанның традицион тышкы сәүдә партнерына әверелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов MATRADE дәүләт корпорациясе, Малайзия Үзәк Банкының IBFIM ислам финансларын үстерү бүлекчәсе һәм Unirazak университеты вәкилләре составындагы Малайзия делегациясе белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Искәртәбез, Малайзия вәкилләренең Россиягә һәм шул исәптән Татарстанга визитларының төп максаты – ислам банк тәрәзәләрен ачу һәм ислам банк продуктларын эшләтеп җибәрү өчен хокукый һәм икътисадый мохитны өйрәнү, ислам банкингын һәм финансларын үстерү планын әзерләү.

Рөстәм Миңнеханов Малайзия белгечләренә республика белән кызыксынулары һәм визитлары өчен рәхмәт белдерде. Аныңча, Малайзия белән күпьяклы хезмәттәшлек кысаларында бүген мөнәсәбәтләрне яңа, сыйфатлырак дәрәҗәгә чыгару бурычы тора.

Татарстан сезнең илдән күп нәрсәләргә өйрәнә, бигрәк тә икътисадка инвестицияләр җәлеп итү, кайбер финанс инструментларын, аерым алганда, ислам банкы продуктларын куллану өлешендә, диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Президенты шулай ук кыскача гына ислам илләре, шулай ук Ислам Хезмәттәшлек оешмасы (ОИС) белән хезмәттәшлек турында сөйләде. «Без ислам илләре белән мөнәсәбәтләрне актив урнаштырабыз һәм ныгытабыз, – диде ул. – Ел саен Татарстанда KazanSummit халыкара икътисадый саммиты уздырыла, анда гадәттәгечә Россиядә ислам финансларын үстерү мәсьәләләре карала».

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, соңгы елларда ислам финанслары кысаларында республика базарына160 млн. АКШ доллары җәлеп ителгән (шул исәптән Татарстан Ислам Халыкара Инвестиция Компаниясен һәм лизинг компаниясен булдыру).

Татарстан Президенты сүзләренчә, бүген гамәлдәге законнарга, шулай ук банк җайга салуы шартларына бәйле рәвештә ислам финанславын үстерү буенча кайбер уңайсызлыклар бар. Әмма хәзерге икътисадый ситуацияне исәпкә алып, ягъни Европа һәм Америка банклары базары ябык булганда, ислам банкингын үстерү белән кызыксынабыз. Ислам банкингы инструментлары бу очракта перспективалы, диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары яклар ислам банкингын һәм финансларын үстерү буенча «юл карталарын» һәм техник-икътисадый нигезләүне әзерләү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

MATRADE җитәкчесе урынбасары һәм бүгенге делегация башлыгы Дато Дзулкифли Мәхмүд, билгеләп үткәнчә, ислам финанславы өлкәсендә белемнәре һәм күнекмәләре булган белгечләр әзерләү белән шөгыльләнергә кирәк. Аерым алганда, ул «ислам банк эше» белегечлеге буенча кадрлар әзерләүне, шул исәптән Малайзиянең Unirazak беренче хосусый университеты базасында әзерләүне тәкъдим итте.

Комплекслы техник-икътисадый нигезләү уздыру өчен, Россия законнары таләпләре нигезендә ситуацияне җентекләп анализлау өчен консорциум булдырылды, дип хәбәр итте Дато Дзулкифли Мәхмүд, шулай ук бу консорциумда Татарстан Республикасы вәкиле – Ислам бизнесын һәм финансларын үстерүнең коммерциячел булмаган фонды билгеләп куелды. Әлеге Фонд җитәкчесе итеп Линар Якупов билгеләнде.

«Бу тикшеренүләр нәтиҗәсе Татарстан Республикасына регионда ислам финанславы һәм банк эше үзәгенә әверелергә ярдәм итәчәк, дип ышанабыз», – диде Дато Дзулкифли Мәхмүд.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International