РФ ГХМ, Татарстан предприятиеләре белән бергә, Россия МЧС башлыгы Владимир Пучков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу йомгаклары буенча ведомствоның төзелә торган пилотсыз авиация үзәкләре өчен пилотсыз очкычлар җитештерергә планлаштыра, дип хәбәр итте бүген «Интерфакс» агентлыгына.
Владимир Пучков белдергәнчә, хәзерге вакытта РФ ГХМ Россия регионнарында пилотсыз авиация үзәкләре төзи, Казанда шуларның берсе ачылачак.
«Татарстанда пилотсыз очкычлар җитештерелә торган предприятиеләр бар, һәм без алар белән үз тәкъдимнәрен әзерләү турында сөйләштек», - диде министр.
Ул аңлатканча, куркыныч хәлләрне һәм гадәттән тыш хәлләрне мониторинглау өчен ведомствога кече һәм урта пилотсыз авиация кирәк, шулай ук ул радиацион һәм химик вәзгыятьне тикшереп тору өчен дә зарур.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, хәзер Татарстанда IT-технологияләр буенча федераль үзәк төзелә. «Без МЧС Россия ГХМ өчен өр-яңа программалар эшләргә телибез. Без Көнбатыш программаларыннан читләшергә тиеш», - диде ул.
РФ ГХМ башлыгы аның белән килеште, ГХМ тарафыннан илебез эшләнмәләре, техникасы һәм җайланмалары гамәлгә кертелә. «Илебезнең иң әйбәт программалары белән коткару хезмәтләрен тәэмин итәргә кирәк», - дип ассызыклады Владимир Пучков. Ул ведомствоның Татарстан буенча ГХМның Баш идарәсе һәм янгыннан коткару бүлекчәләре эше нәтиҗәләреннән канәгать булуын белдерде.
«Аларның барлык күрсәткечләре (эшләре) Россиядә генә түгел, дөньяның алга киткән илләре белән чагыштырганда да иң яхшылардан санала», - диде министр.
Төгәлрәк - http://www.interfax-russia.ru/Moscow/special.asp?id=581776&sec=1721