Рөстәм Миңнеханов ТР Прокуратурасына балалар бакчаларында балаларны тукландыруны тәэмин итү мәсьәләләрендә хокук бозулар фактлары буенча җентекләп тикшерү уздырырга кушты

2015 елның 13 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан мунициципаль районнарында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре эшен тикшерү йомгаклары буенча республика Хисап палатасы тарафыннан ачылган хокук бозуларга бәйле рәвештә кайбер йөкләмәләр бирде.

Искәртәбез, тикшерү нәтиҗәләре 10 февраль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында игълан ителгән иде. 2012 елдан алып 2014 елның икенче яртеллыгына кадәр чорда берничә балалар бакчасында тикшерү уздырылган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Прокуратурасына балалар бакчаларында балаларны тукландыруны тәэмин итү мәсьәләләрендә, шулай ук Аксубай, Сарман, Югары Ослан, Зеленодольск һәм башка муниципаль районнарда, Казан шәһәрендә балаларны мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә урыннар белән тәэмин итү мәсьәләләрендә хокук бозулар фактлары буенча җентекләп тикшерү уздырырга кушты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов мунициципаль районнар җитәкчеләренә тикшерү уздыру вакытына мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә балаларны тукландыруны тәэмин итү өчен җаваплы җирле чиновникларны эшләреннән читләштереп торуны тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Хисап палатасы тарафыннан ачылган хокук бозулар фактлары расланган очракта, җинаять эшләре кузгатылачак, гаеплеләргә җәза биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International