Татарстан Президенты Буа районындагы иң эре хуҗалыкта булды

2015 елның 13 феврале, җомга

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районына эш сәфәрендә «Авангард» агрофирмасы объектларында булды. Бу районда иң эре һәм Татарстанда да иң зур авыл хуҗалыгы берләшмәләренең берсе, ул Татарстан Республикасының Буа районына караган өч хуҗалык базасында һәм Чувашия Цивильск районының өч хуҗалыгында оештырылган. 2011 елдан башлап агрофирма “Ак Барс” холдинг компаниясе составына керә.

«Авангард» ҖЧҖ үсемчелек, дуңгызчылык һәм сөтчелек тармагында махсуслашкан. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең чәчүлек мәйданнары 16 мең гектардан артык тәшкил итә, дуңгызлар баш саны 62 меңнән артык, мөгезле эре терлек 1170 тән артык, шул исәпттә 275 баш сыер бар. Татарстанда җитештерелгән барлык дуңгыз итенең 14 проценты шушы агрофирмадан: елына – 12,5 мең тоннадан артык. 2014 елда «Авангард» ҖЧҖ нең гомум кереме 1,7 млрд сумнан артык булган, сафтабыш – 473 млн сум. Хәзер хуҗалыкта уртача хезмәт хакы 26,5 мең сум чамасы тәшкил итә. Бер елда ул 18 процентка арткан.

Татарстан Президенты агрофирма предприятиесенең Кайбыч авылы янындагы ашлык саклау складларыннан өчесенең берсен карады. Рөстәм Миңнехановка ашлыкны чистарту һәм киптерү комплексларын, ашлык, орлыклар һәм ашламаларны саклау складларын күрсәттеләр. ТР Президенты шулай ук агрофирманың машина-трактор паркын күздән кичерде.

«Авангард» ҖЧҖ җитәкчесе Николай Курчаткин сүзләренә караганда, хуҗалык, язгы-кыр эшләре сезонына ике ай вакыт булуга карамастан, чәчү кампаниясен үткәрергә тулысынча әзер.

“Безнең хуҗалыкта 57 трактор бар, чәчүлек мәйданнары 16 мең гектар тәшкил итә. Без атна-ун көндә туфракны әзерләргә һәм чәчү эшләрен башкарырга сәләтле. Узган ел 30 апрельгә кадәр барлык мәйданчыкларда да чәчү эшләре төгәлләнгән иде”, - диде Н.Курчаткин журналистларга.

Хәзер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районы Советының 2014 елда муниципалитетның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә багышланган утырышында катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International