Марат Әхмәтов 2015 елның гыйнварында Татарстан Республикасында терлекчелек тармагы эше йомгаклары турында сөйләде

2015 елның 14 феврале, шимбә

Татарстан Республикасында 2015 елның гыйнвары йомгаклары буенча 745,8 мең баш мөгезле эре терлек санала, шул исәптән сыерлар – 247,5 мең баш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов 2015 елның гыйнварында Татарстан Республикасында терлекчелек тармагының авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары буенча эше йомгаклары турында сөйләде. 2015 елның гыйнварында республикада тере килеш авырлыгы буенча 30,1 мең тонна терлек һәм кош үрчетелгән (2014 ел белән чагыштырганда101%), 90,1 мең тонна сөт савып алынган (105,3%), 75,5 млн. данә йомырка (115,4%) җитештерелгән.

Мөгезле эре терлектән кала (745,8 мең баш), республикада 435,6 мең дуңгыз, 53,4 мең баш сарык һәм кәҗә исәпләнә, 13,5 млн. кош.

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы шулай ук гыйнварь аенда мөгезле эре терлек саны арткан яисә кимегән муниципаль районнарны да атады.

Гыйнварда үстерелгән терлек һәм кош күләменнән тере килеш авырлыгында (30,1 мең тонна) 15,4 мең тоннасын кош тәшкил итә, 7,8 мең тоннасы – мөгезле эре терлек, 6,8 мең тоннасы – дуңгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International