Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировка “Фидакарь хезмәт өчен” Татарстан Республикасы медален тапшырды.
Тантана Казан Кремлендәге Татарстан Республикасы Президенты резиденциясенең каминлы залында узды.
Рөстәм Миңнеханов мәшһүр җырчыны 80 яшьлек юбилее белән котлады, сәламәтлек теләде һәм таланты, татар мәдәниятен үстерүдә күпьеллык иҗади хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Белешмә өчен: