Рөстәм Миңнеханов Петрозаводскта «Калевала» ДОК ҖЧҖ заводында булды

2015 елның 15 феврале, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петрозаводскта «Калевала» ДОК ҖЧҖнең OSB плиталары (юнәлешле-йомычка плиталары) җитештерү заводында булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Карелия Республикасы башкаласы Петрозаводск шәһәренә эш сәфәре белән барды (2015 елның15-16 феврале).

Карелия Башлыгы Александр Худилайнен белән бергә, Рөстәм Миңнеханов завод эшчәнлеге һәм аның үсеш планнары белән танышты.

«Калевала» ДОК ҖЧҖ инвестицион проекты Карелия Республика территориясендә 2010 елда башланган. OSB плиталары (юнәлешле-йомычка плиталары) җитештерү заводын төзү әлеге продукциянең импортын алмаштырыр дип күз алланган.

Заводның беренче чиратын эшләтеп җибәрү тантанасы 2013 елның июнендә уздырылган. Бүгенгә Карелия Республикасы һәм Ленинград өлкәсе агач әзерләү предприятиеләре белән агач чималы китереп тору буенча шартнамәләр төзелгән.


Проект турында төгәлрәк- http://kalevalaosb.ru/about/history/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International