Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Петрозаводск дәүләт университеты» ЮҺБ ФДБМУнең Югары биомедицина технологияләре институтында булды.
Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Карелия Республикасы башкаласы Петрозаводск шәһәренә эш сәфәре белән барды (2015 елның15-16 феврале).
Югары биомедицина технологияләре институты 2012-2016 елларга «Европа Төньягы фәнни-мәгариф киңлекләрендә ПетрДУ университет комплексы: инновацион үсеш стратегиясе» программасы кысаларында 2012 елда Петрозаводск дәүләт университетында оештырылган иде.
2014 елде Институтның яңа корпусы файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта Институт составына җиде профильле фәнни-тикшеренү лабораториясе керә (Тумыштан килгән иммунитетның молекуляр генетикасы лабораториясе, Физиологик тикшеренүләрнең яңа методлары лабораториясе, Клиникага кадәр тикшеренүләр, күзәнәк патологиясе һәм биорегуляция лабораториясе, Клиник эпидемиология лабораториясе, Биологик актив табигый һәм синтетик органик кушылмалар лабораториясе, Diabimmune лабораториясе, Телемедицина лабораториясе) һәм Модуль укытуның бердәм күп функцияле үзәге. Институт молекуляр генетика, онкоиммунология, нейрофизиология, биорегуляция, күзәнәк биологиясе, фармакология, эпидемиология, биоинформатика һәм башка өлкәләрдә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр уздыра. Моннан тыш, югары уку йорты Россиянең һәм чит илләрнең, шул исәптән АКШ һәм Финляндиянең биомедицина өлкәсендә эшләнмәләр алып баручы әйдәүче оешмалары белән хезмәттәшлек итә.
Рөстәм Миңнеханов югары уку йортының фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән кызыксынды һәм Югары биомедицина технологияләре институтының инновацион проектларын Татарстан Республикасында тәкъдир итү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Аннары ул Петрозаводск дәүләт университетының ИТ-паркына барды.
ИТ-парк 2005 елда югары уку йортының мәгълүмат-коммуникация технологияләре юнәлеше буенча инновацияләрне гамәлгә ашыручы структур бүлекчәсе буларак оештырылган. Бүген ИТ-паркта ПетрДУ үзәге – Автоматизацияләүнең Метсо системалары үзәге, Nokia – ПетрДУ үзәге, Бюджетны мониторинглау үзәге, ДМС-технологияләренең инновацион-технологик үзәге, Иҗади программистлар клубы, «Оптисофт» ҖЧҖнең IT-предприятиеләре, «Электрон технологияләр иминлеге» ҖЧҖ, «Болытлы исәпләүләр» ҖЧҖ, «ГИС-консалтинг» ҖЧҖ һәм башкалар эшли.
Татарстан Президенты хезмәт ресурсларын исәпкә алу өлкәсендә программа эшләнмәләренә, шулай ук югары технологияле җитештерүләр өчен программалар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирде.