Татарстан һәм Карелиянең икътисадый потенциалын истә тотып, безгә товар әйләнешен һичшиксез арттырырга кирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петрозаводскида Карелия Республикасы башлыгы Александр Худилайнен белән очрашудан соң белдерде.
Очрашу Карелия Республикасы башлыгы администрациясе бинасында узды. Очрашу кысаларында Карелия Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру Беркетмәсе имзаланды.
«Бүген Карелия Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы имзаланды, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Ике регион да килешүләрне гамәлгә ашыру ягына күчерү яклы».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, икътисадны үстерү өчен базарлар әһәмиятле, Татарстан һәм Карелия җитәкчелеге бизнес вәкилләре үз проектларын гамәлгә ашыру һәм продукцияләрен алга этәрү өчен шартлар оештырырга тиеш.
Татарстан Карелия белән хезмәттәшлек итү яклы, Килешү буенча да, аерым юнәлешләр буенча да, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Перспектив юнәлешләр арасында ул медицина, туризм, инновацияләр өлкәсен һәм мәгълүмат технологияләрен атады.
Аерым алганда, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә Карелия Республикасы белән аерым килешү имзаларга кирәк, биредә кызыклы ИТ-пректлар һәм программалар эшләнмәләре бар.
«Сезнең технология процессы белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары буенча көчле пректларыгыз бар, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов, Карелия башлыгы Александр Худилайненга мөрәҗәгать итеп. – Татарстанга аның икътисады, нефть чыгару һәм аны эшкәртү белән бу бик мөһим. Безнең бик көчле нефть химиясе кластеры, без – Россиядә пластмасса, каучук җитештерүчеләр арасында иң эресе. Шулай ук шина производствосы, вертолет заводы, автомобиль кластеры бар – барлык бу производстволарга заманча мәгълүмат технологияләре кирәк».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хезмәт ресурслары белә идарә итү проектына игътибар итте. «Безнең өчен бик кызыклы тема, аны сезнең белгечләр эшли, ә гамәлгә ашырлара башка регионнарда – хезмәт ресурслары, кадрлар потенциалы белән идарә итү», - дип әйтте ул.
Петрозаводскида ММЧ вәкилләре сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов Карелиядә күргән яңа производстволар, ИТ-паркны һәм башка проектларны уңай бәяләде.
«Татарстан икътисад үсешенең инновацион юлын сайлады, - дип әйтте ул. – Без инновацион мәйданчыклар булдырабыз, Иннополис төзибез – Россиядә ИТ-технологияләр үзәге, үзара багланышларга без әзер».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, Татарстанның кайбер министрлыклары вәкилләренә берничә йөкләмә биргән – Карелия галимнәре эшләнмәләре һәм тикшеренүләрен Татарстан предприятиеләрендә куллану мөмкинлеген өйрәнү һәм кызыклы проектларны тәкъдир итү өчен белгечләрнең Казанга визитын оештыру.
Югары биомедицина технологияләре институтында һәм ИТ-паркта булуын шәрехләп, ул күпчелек эшләнмәләрне Татарстан предприятиеләрендә куллану мөмкинлеге булуын билгеләп үтте.