Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: Яшел Үзән районы предприятиеләренең күпчелеге якындагы елларга үсеш стратегиясен күрә
2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Икътисади кризиска карамастан, Яшел Үзән районы предприятиеләренең күпчелеге якындагы елларга үсеш стратегиясен күрә, диде ТР Премьер-министры Илдар Халиков муниципаль район советы утырышында.
Утырыш алдыннан Татарстан Премьер-министры «Союз» производствосында һәм «Икар Лтд» ҖЧҖда булды. Соңгысы руль тәгәрмәчләре һәм автомобиль интерьеры детальләрен эшләү белән шөгыльләнә. Предприятие директоры Константин Шошин сөйләвенчә, алар Россиянең 7 автомобиль конвейерына, шул исәптән “КАМАЗ”, “Урал” һ.б. ларга хезмәт күрсәтә. Хәзер предприятие елына 150 мең руль тәгәрмәче җитештерә, бу күрсәткечне 500 меңгә җиткерү планлаштырыла, ә аннары – 1 млн-га кадәр.
Производствоны киңәйтү ихтыяҗы белән бәйле рәвештә, И.Халиковка яңа проект өчен каралган җир участогы күрсәтелде.
Шулай ук И.Халиков Яшел Үзәннең 10 нчы гимназиясендә булды, анда, Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулу уңаеннан, экспозиция әзерләнгән иде. Шунда ук “Каюм Насыйри мирасы” туристик маршруты презентацияләнде.
Муниципаль район Советы утырышында Яшел Үзән башлыгы Александр Тыгин төп доклад ясады. Ул, банклар кече бизнеска кредит бирүне туктаттылар диярлек, диде. “Эчке ресурслар исәбенә беренче квартал ярыйсы узачак, аннары проблеманы хәл итү зарур. Бүген бердәнбер ярдәм итү формасы “Лизин-грант” кебек бизнеска ярдәм итү кебек республика программалары”, - диде А.Тыгин.
Ел башыннан алып районда эшсезлек күрсәткече 10 процентка арткан, дип билгеләп үтте ул.
А.Тыгин сүзләренә караганда, районда 2013-2014 елларда бюджетка өстәмә керемнәр алынды, алар авария хәлендәге балалар бакчаларын һәм мәктәпләрен ремонтлауга, коммуналь техниканы 100 процент яңартуга, җирлекләрне төзекләндерүгә һ.б. мәсьәләләрне хәл итүгә сарыф ителгән
Яшел Үзән районы өчен актуаль проблемаларның берсе яшьләрнең районда калырга теләмәве, дип белдерде А.Тыгин. Бу хәлне үзгәртү өчен яшәү шартларын яхшырту һәм яшьләрне югары хезмәт хакы белән тәэмин итү зарур.
Медицина өлкәсендә кадрларга кытлык сизелә. Медицина хезмәткәрләренең торак мәсьәләсен хәл итү өчен А.Тыгин Дәүләт торак фонды мөмкинлекләрен кулланырга тәкъдим итте.
Шулай ук җитди проблемалар арасында авария хәлендәге торак һәм инфраструктур челтәрләр һәм объектлар торышы да бар, дип билгеләп үтте ул.
И.Халиков 2014 елга нәтиҗә ясап, республика авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча 3 нче урынны били, төп капиталга инвестицияләр буенча – 5 нче урында, сәнәгать җитештерүе буенча – 5 нче урында, төзелеш эшләре буенча – 6 нчы урында, дип белдерде.
Тулаем төбәк продукты 1,6 трлн сумнан артык тәшкил итте. Премьер-министр сүзләренә караганда, мондый күрсәткечләргә ирешүдә Яшел Үзәндә яшәүчеләрнең өлеше зур. “Сәнәгать произодствосы индексы – 123,1 процент, ә Татарстан буенча - 100,6 процент. Монда Яшел Үзәннең зур предприятиеләренең өлеше зур”, - дип ассызыклады И.Халиков.
Муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше рейтингында Яшел Үзән районы 15 нче урынга чыкты, дип белдерде ул. “Бу, республиканың эре шәһәрләре һәм нефть чыгаручы районнары көндәш булганда, начар күрсәткеч түгел”, - дип ассызыклады И.Халиков. Яшел Үзән районы машина төзелеше предприятиеләре Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә уңышлы эшли, дип белдерде.
Узган ел “ Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы” ААҖ 12,3 млрд сумлык продукция чыгарган. “Предприятие заказларны үтәү буенча җитди эш алып бара. Бүген завод хәрби-диңгез флоты өчен заманча суднолар төзелешенә заказлар белән берничә ел алга тәэмин ителгән”, - диде И.Халиков, шулай ук Серго исемендәге завод, Яшел Үзән машина төзелеше заводлары да динамик үсеш ала.
ТР Премьер-министры шулай башка мәсьәләләргә дә тукталды. Утырыш тәмамланганда, Илдар Халиков һәм ТР Муниципаль берәмлекләр советы башлыгы Минсәгыйть Шакиров хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз