Бүген Казанда светодиод яктырткычлар җитештерүче Ledel заводның икенче чираты ачылды.
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Гражданнар инициативалары комитеты җитәкчесе, Санкт-Петербург дәүләт университеты ирекле фәннәр һәм сәнгать факультеты деканы Алексей Кудрин, ТР министрлыклары җитәкчеләре һәм вәкилләре, Казан Башкарма комитеты җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Ledel компаниясе светодиодлар нигезендә энергияне саклаучы яктырткычлар җитештерү белән шөгыльләнә. Россиянең светодиод светотехникалары базарында компаниянең өлеше 10-12 процент тәшкил итә. Җитештерү мәйданнары 10 мең кв метрдан артып китә.
Ledel компаниясе директоры Артем Когданин белдергәнчә, предприятиенең икенче чиратында пластик эшләнмәләр җитештереләчәк. “Нигездә бу пластик эшләнмәләр чит илләрдән кертелә торган товарны алмаштыруны максат итеп куя”, - дип аңлатма бирде ул. “Заводның икенче чиратын эшләтеп җибәрү белән Россия өлешен 55 тән 65 процентка арттырабыз, хәтта 70 процентка кадәр мөмкин. Бу төп максат итеп куела. Моннан тыш, чыгымнар кими, бу кулланучылар өчен продуктны арзанрак бәядән тәкъдим итү мөмкинлеге бирә. Шулай ук эшләнмәләрнең сыйфатын арттырабыз, предприятиедә сыйфатны контрольгә алабыз”, - диде докладчы.
Аның сүзләренчә, нигездә, проукция - эре предприятиеләр һәм производстволар, балалар бакчалары һәм мәктәпләр, автоюлларны яктыртуда куллану өчен. “Хәзер көнкүреш өчен яктырткычлар эшли башлыйбыз. Әлегә ул берәү генә, ассортиментны 4 төрлегә кадәр арттырырга телибез”, - дип белдерде компания директоры.
Ул шулай ук, әлегә продукцияне Россия кулланучылары гына сатып ала, әмма чит илләргә чыгару да планлаштырыла, дип сөйләде.
Заводның икенче чиратын ачканчы 350 гә якын кеше эшләде, хәзер хезмәткәрләрнең саны якынча 400 гә кадәр арткан. Когданин, эш урыннары күп булмауны, барлык процессларның да автоматлаштырылган булуы белән аңлатты. Заводның икенче чиратына 135 млн сум чамасы акча сарыф ителгән.
Завод буенча экскурсиядә Татарстан Президентын һәм башка кунакларны технологик процесс белән таныштырдылар һәм продукция үрнәкләрен күрсәттеләр. Республика башлыгы предприятие хезмәткәрләре белән аралашты. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов катнашында миллионынчы яктырткыч җыйналды.