Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы Советының һәм Әлмәт шәһәр Советының 39 нчы (уртак) сессиясе эшендә катнашты. Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Наиль Маганов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шәфәгать Тәхәветдинов һәм башкалар катнашты.
Депутатлар төп өч мәсьәлә карадылар: Әлмәт мунициципаль районының 2014 елдагы эшчәнлеге һәм 2015 елга бурычлары; Әлмәт мунициципаль районы башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату; Әлмәт шәһәре башлыгы, Әлмәт шәһәр Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату.
Әлмәт мунициципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов хәбәр иткәнчә, үткән 2014 ел Әлмәт мунициципаль районы һәм анда яшәүчеләр өчен нәтиҗәле ел булды. «2014 елда уртак эшебез нәтиҗәсе буларак, мунициципаль район икътисады үсешендә уңай нәтиҗәләргә ирешелде. Әлмәт районы 2014 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында социаль-икътисадый үсеш буенча икенче урынны алды», - дип билгеләп үтте Мәҗит Салихов.
Район башлыгы хәбәр иткәнчә, Әлмәт районында уртача хезмәт хакы 2014 елда 34 527 сум тәшкил иткән, бу үткән ел белән чагыштырганда 9,1%ка артык. Районда 6 362 кече һәм урта бизнес субъекты теркәлгән (4 445 ИП һәм 1917 юридик зат), шуларның 47%ы сәүдә өлкәсендә эшли.
Аннары Рөстәм Миңнеханов сүз алды.
«Бездә төзелеш күләмнәре зур, шуңа күрә без Татарстанда махсус структура оештырабыз, ул төзелешнең технологик һәм бәяләр мәсьәләләрен тикшереп торачак, - диде ул. – Сезнең башлыгыгызның төзелеш буенча югары белеме бар икән һәм территориядә эшләү тәҗрибәсе зур. Без аны шул эшкә чакырдык».
Депутатлар Мәҗит Салиховның Әлмәт мунициципаль районы башлыгы һәм Әлмәт шәһәре башлыгы сыйфатында вәкаләтләрен вакытыннан алда туктау өчен тавыш бирделәр.