Татарстан Президенты Казанда түләүле парковкалар кертүне шәрехләде

2015 елның 20 феврале, җомга

Түләүле муниципаль парковкада транспортын калдырып та түләмәгән очракта (сәгатенә 50 сум түләү каралган), гражданнар, вазыйфаи затлар һәм юридик затлар 2,5 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш булачак.

Әлеге мәсьәлә бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы бишенче утырышында каралды. Парламентның законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан штраф күләмен 2,5 мең сум түгел, ә 500 сум итү тәкъдиме кертелгән иде. Әмма депутатлар аны кире какты.

“Машина, беренче чиратта, - бер урыннан икенче урынга күчү чарасы. Икенче яктан исә аларның күп булуы юлларда кыенлыклар тудыра. Универсиада уздыруга әле күпме генә вакыт үтте, без хәзер үк инде юлларда уңайлы хәрәкәт урнаштыра алмыйбыз”, - дип шелтә белдерде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук Казан үзәген машиналардан арындыру өчен, офислар, оешмаларны бер урынга тупламаска, ә шәһәрнең башка районнарына да таратырга тәкъдим итте. Машина йөртүчеләргә түгел, җәяүлеләргә өстенлек бирергә кирәклеген искәртте, машиналарның санын көйләү дә мөһим, диде. “Сингапурда, мисал өчен, машина сатып алу өчен, квота бирелә. Квота алганнан соң гына машиналы булырга мөмкин”, - диде ул башка ил тәҗрибәсенә игътибарны юнәлтеп.

“Без парковкаларны аз төземәдек, әмма алар буш тора. Алга таба да парковкалар төзеләчәк. Машина йөртүчеләр үз транспортларын анда калдырсын өчен, беренче чиратта, безгә кешеләрнең культурасын үзгәртергә кирәк. Парковкалар мәсьәләсендәге культура яхшырсын өчен, җәмәгать транспорты хезмәтенең сыйфатын үстерү шарт. Ул уңайлы, җайлы, арзан булырга тиеш. Бу — бер көнлек кенә мәсьәлә түгел. Берара авыррак булачак, әмма 2-3 елдан әлеге мәсьәләгә кире әйләнеп кайтачакбыз һәм ул очракта инде матди ресурсларны да кулланырга туры киләчәк”, - дип киләчәккә караш ташлады республика җитәкчесе.

Ул шулай ук эшнең күп өлеше Казан мэриясенә төшәчәген, әлеге мәсьәләдә бик “сыгылмалы” булырга кирәклеген дә искәртте.

“Сез закон бозучыларга йомшак булырга, штрафлар күләмен киметергә өндисез. Әмма кырыс шартларда гына халыкны тәртипкә өйрәтеп булачак. Үзебез чыгарган законны үтәргә өйрәтергә тиеш. Штрафларны барысы да түләячәк, шулай булмаган очракта, система тулысынча җимерелергә мөмкин”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртеп үтәбез: каралышка 70ләп мәсьәлә чыгарылган бүгенге утырышта тагын Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Президент Аппараты, Хөкүмәте хезмәткәрләре, республиканың муниципаль берәмлекләре башлыклары, җирле үзидарә органнары һ.б. катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International