Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан халыкара мәктәбендә (International School of Kazan) булды.
Мәктәп Хөсәен Мәүлетов урамындагы 5 нче йортта урнашкан, үз эшен ул әзерлек елы режимында («Foundation year») 2014 елның 1 сентябрендә башлады.
Мәктәп комплексы элегрәк ябылган 54 нче юллар төзелеше һөнәр лицее территориясендә урнашкан һәм берничә бинадан һәм тулай торактан гыйбарәт. Уку корпусларына капиталь ремонт ясалган, ике катлы бина базасында башлангыч сыйныфлар балалары өчен заманча уку кабинетлары төзелгән.
Комплексның дизайн-проекты Fielding Nair International (АКШ) архитекторлары төркеме тарафыннан эшләнгән.
Башлангыч мәктәп директоры – Джейн Острандер Jane Ostrander (АКШ).
Рөстәм Миңнеханов өчен Казан халыкара мәктәбен тәкъдир итү оештырылды. Джейн Острандер уку процессын оештыру принциплары, укытучылар штаты турында сөйләде. Укытучылар Бөекбританиядән, Яңа Зеландиядән, Кытайдан һәм башка илләрдән булачак дип планлаштырыла. Барлык фәннәр дә (математикадан гайре) инглиз телендә укытылачак. Башлангыч сыйныфларда алты яшьтән укый башлыйлар. Һәр сыйныфта – иң күбе 16 бала.
Аннары Fielding Nair International архитекторлар төркеме вәкиле Казан халыкара мәктәбе кампусының генераль планын тәкъдир итте. Мәүлетов урамының 5 нче йортындагы кампуска барлык дүрт бина да керәчәк (мәктәп, студентлар үзәге һәм сәнгать студиясе, 600 урынлык театр залы, бассейнлы спорт үзәге һәм башкалар), шулай ук ял итү зонасы, парк зонасы, футбол кыры һәм башкалар планлаштырыла. Моннан тыш, урта һәм өлкән сыйныфлар укучылары өчен уку бинасы Федосеевский урамында урнашачак.
Татарстан Президенты уен һәм уку сыйныфларын, ашханәне карап чыкты, укчылар белән аралашты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук чит илләрдән килгән укытучыларны һәм башка хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирде.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.