Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләре тапшырды. Чара Казан Кремленең тантаналар залында үтте.
Рөстәм Миңнеханов ветераннарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. "Ватанны саклаучылар көнендә без күп милләтле илебезне тышкы һәм эчке янаулардан саклаучыларны хөрмәтлибез. Каһарманнарны искә алабыз, ата-бабаларыбызны зурлыйбыз", - дип билгеләп үтте ТР Президенты. Аның сүзләренчә, Россия тарихында Ватанга тугрылыклы хезмәт итүгә мисаллар бик күп. Әмма иң күп батырлыклар Бөек Ватан сугышы елларында кылынган.
"Җиңү безгә бик авыр бирелде. Республикабыздан 700 меңнән артык кеше фронтка китә. Аларның яртысы диярлек туган якларына әйләнеп кайта алмый. Без - җиңүчеләр варислары - Ватаныбызны илбасарлардан саклаучыларны, госпиталь, фабрика, заводларда үзләрен аямый эшләүчеләрне беркайчан да онытмаячакбыз. Без бу хәтирәләрне саклаячабыз", - диде Р.Миңнеханов.
Татарстан Президенты ветераннарга рәхмәт белдерде һәм аларга озын гомер, нык сәламәтлек, иминлек теләде, аннары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына атап чыгарылган юбилей медальләрен тапшырды.
Илледән артык ветеран медальгә лаек булды. Алар арасында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов; ТР Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Әхәт Юлашев; ТР Элеккеге балигъ булмаган фашист концлагерьлары тоткыннары иҗтимагый оешмасы рәисе Рәхилә Габдуллина; "Бөек Ватан сугышы ветераннары - блокадада калган Ленинградта яшәүчеләр" Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы рәисе Антонина Рухлова бар. Шулай ук инвалидлар, сугышта катнашучылар, тыл хезмәткәрләре, концлагерь тоткыннары, хәрби хезмәткәрләр дә билгеләп үтелде.
Җавап сүзе белән Фин, Бөек Ватан һәм Япон сугышында катнашкан 96 яшьлек Фәррах Хәйретдинов чыгыш ясады. Ул японнарга каршы Георгий Жуков җитәкчелек иткән хәрби операциядә, Сталинград, Курс дугасы һәм башка сугышларда катнашуы турынды сөйләде. Ветераннарга нык сәламәтлек теләде һәм күрсәткән ярдәмнәре өчен Татарстан җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
Чара истәлеккә фотосурәткә төшү белән тәмамланды.