Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан әлеге әһәмиятле вакыйганы лаеклы билгеләп үтәр һәм бер генә ветеран да игътибарсыз калмас дип ышанам"

2015 елның 21 феврале, шимбә

Бүген М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Аның кысаларында Нәҗип Җиһановның "Җәлил" опера-поэмасы күрсәтелде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бөек Ватан сугышы, Әфганстан сугышы, хәрби хәрәкәт, хәрби хезмәт ветераннарын һәм хәрби хезмәткәрләрне якынлашып килүче бәйрәм белән Казан югары хәрби команда училищесы башлыгы Владимир Майстренко котлады.

"Ватанны саклау һәм хәрби хезмәт безнең халык өчен һәрчак изге һәм мактаулы булды, - дип билгеләп үтте ул. - Бүген армия һәм флот хәрби хезмәткәрләре үзләренең бурычын намус белән үти, корал һәм хәрби техниканы үзләштерә, полигон, диңгез һәм һава киңлекләрендә үзләренең осталыгын камилләштерә, хәрби хезмәт үти, ил мәнфәгатьләрен һәм илнең хәрби иминлеген ышанычлы рәвештә саклый".

В.Майстренко тантаналы чарада Ватанны саклаучыларның төрле буын вәкилләре катнашуга игътибар юнәлтте. "Без сезнең батырлыкны һәм Җиңү байрагы рейхстаг өстенә беркетелгәнче Ватаныбыз кичергән зур югалтуларны беркачан да онытмаячакбыз, - диде ул Бөек Ватан сугышы ветераннарына мөрәҗәгать итеп. - Сезнең ярдәм белән 70 ел элек Бөек Ватан сугышына нокта куелды, Европа фашит илбасарларыннан азат ителде һәм тарихтагы иң канкойгыш сугыш тәмамланды". "Татарстанның 350 мең кешесе сугыш кырларында мәңгегә ятып калды, 226 якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. 48 кеше тулы Дан ордены кавалеры булды, 100меңнән артык  татарстанлы орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Тылдагылар көнне-төнгә ялгап, алны-ялны белми эшләде", - диде ул.

Соңрак ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, залда җыелучылар арасында Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та бар, аңа декабрь аенда 90 яшь тулачак.

"Без Әфганстан һәм башка кайнар нокталарда хәрби бурычларын үтәүчеләрнең батырлыгы белән горурланабыз. Ни кызганыч, аларның бөтенесе дә безнең көннәргә кадәр яши алмады", - диде В.Майстренко. Залга җыелучылар аларны бер минутлык тынлык белән искә алды.

Казан югары хәрби команда училищесы башлыгы сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстан егетләре илнең төрле төбәкләрендә хезмәт итә Ул шулай ук ТР җитәкчелеге һәм Татарстан Президентының аларга даими ярдәм итеп торуын да ассызыклады. 

"Бу көн тирән патриотик мәгънәгә ия, буыннарның өзелмәс элемтәсен, Ватанга фидакарь хезмәтне гәүдәләндерә һәм илне саклаучыларның казанышларын тану булып тора", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, быел бөтен ил Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. "Татарстан әлеге әһәмиятле вакыйганы лаеклы билгеләп үтәр һәм бер генә ветеран да игътибарсыз калмас дип ышанам", - дип ассызыклады ул.

ТР Президенты Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү буенча чаралар комплексы тормышка ашырылу хакында сөйләде. Шулай ук Россия һәм ТР дәүләт бүләкләрен дә тапшырды.

Тантаналы өлештән соң җыелучылар игътибарына Нәҗип Җиһановның "Җәлил" опера-поэмасы күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International