Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Абу-Дабида

2015 елның 22 феврале, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлеге).

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантур җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында Рөстәм Миңнеханов IDEX-2015 халыкара оборона күргәзмәсен ачуда (2015 елның 22 февралендә Абу-Даби милли күргәзмә үзәгендә) катнаша.

Моннан тыш, Россия делегациясенең БГӘ җитәкчелеге, БГӘ хәрби ведомстволары вәкилләре һәм башкалар белән очрашуы планлаштырыла.

БГӘ тышкы эшләр министры, шәех Абдалла бен Зәед Әль-Нахайян белән очрашу да көтелә, ул шулай ук – Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Әмирлек хөкүмәтара комиссиясе рәистәше дә.

Визит 2015 елның 23 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International