Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады
2015 елның 23 феврале, дүшәмбе
Ватанны саклаучылар көне белән татарстанлыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков котлады.
“Хөрмәтле татарстанлылар! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән – халкыбыз өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе белән котлыйм - диелә котлау текстында. – Безнең җәмгыятьтә Ватан иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән геройларның батырлыкларын хөрмәт белән искә алалар.
Безнең илебезнең тарихи елъязмасында батырлык битләре аз түгел. Без үз гомерләрен хәрби хезмәткә багышлаган Ватаныбыз улларын аерым хис белән искә алабыз, аларның батырлыкларына, үз бурычларына тугрылыклы булуларына тирән хөрмәт белдерәбез.
Барыннан да элек, авыр сугыш елларында үзләренең патриотик бурычларын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлыйсы килә. Без аларның батырлыклары белән горурланабыз һәм Ватанны саклаучыларның яңа буыны Россия Армиясе һәм Флотының тарихи традицияләренә тугрылыклы булуларын беләбез. Алар олы буынга лаеклы һәм шулай ук үз-үзләрен аямыйча Ватанга хезмәт итәләр.
Һәм бүген илебезнең үсеше, аның халыкара аренада абруе Кораллы Көчләрнең сугышчан әзерлегенә, солдат һәм офицерларның профессиональлегенә бәйле.
Безнең республикабыз да илебезнең оборона сәләтен ныгытуга зур өлеш кертә. Илнең хәрби-сәнәгать комплексына керүче Татарстан предприятиеләренең югары потенциалы иң катлаулы оборона заказларын үтәргә мөмкинлек бирә.
Бүгенге бәйрәм көнендә мин хәрби хезмәткәрләргә, аларның хатыннарына, ата-аналарына, балаларга имин күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм, иртәгәге көнгә ышаныч телим.
Татарстан Республикасы Премер-министры И.Ш.Халиков”.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз