2014 елда Татарстан суд приставлары 8,5 млрд. сум акча түләттергән
2015 елның 24 феврале, сишәмбе
2014 елда Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе башкарма гамәлләр нәтиҗәсендә 8,5 миллиард сум акча түләткән, шул исәптән 2,9 миллиард сумы консолидацияләнгән бюджетка, дип хәбәр итте бүген ведеомствоның коллегия утырышында идарә җитәкчесе - ТРның баш суд приставы Радик Ильясов.
Бу чарада шулай ук Федераль суд приставлары хезмәте директоры - Россия баш суд приставы Артур Парфенчиков, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
2014 елда идарә үтәлешендә 1 миллион 951 мең башкарма производство булган, бу 2013 ел белән чагыштырган вакытта 547 мең яки 39 процентка күбрәк.
Былтыр 1 миллион 37 мең производство тәмамланган, аларның 811 меңе фактик үтәлеш белән, бу 2013 ел белән чагыштырган вакыттта 342 меңгә күбрәк. Узган елда идарә беренче тапкыр "Фактик үтәлеш белән тәмамланган башкарма производстволар өлеше" күрсәткечен үтәгән, бу 47,21 процентны тәшкил иткән. "Димәк, һәр икенче башкарма производство буенча, таләп итүче суд яки башка орган карары белән үзенә тиешлене алган", - дип өстәде республиканың баш суд приставы.
Радик Ильясов билгеләп узганча, фактик үтәлеш өлеше артуга йогынты ясаган төп факторларның берсе булып күп кенә оешмалар һәм хакимият органнары белән электрон документ әйләнешенә күчү тора. Әйтик, 2014 елда 25 банк белән электрон документ әйләнеше турындагы килешү гамәлдә булган, бу әҗәтлеләрнең счетларын ачыкларга һәм аларга арест салырга мөмкинлек биргән.
2014 елда РФ Пенсия фондының ТР бүлеге белән электрон документ әйләнеше кертелгән. Бу бурычлыларның табышлары турындагы мәгълүматны алырга булышкан, шуның нәтиҗәсендә 62 мең башкарма производство тәмамланган.
Узган ел Дәүләт автомобиль инспекциясе салган штрафларны түләтү турындагы 754 мең 899 башкарма производство үтәлүдә булган. Аларның 508 мең 653е фактик үтәлеш белән тәмамланган. Дәүләт автомобиль инспекциясе тарафыннан салынган штрафларны түләтү буенча фактик үтәлеше дәрәҗәсе 93,8 процентны тәшкил иткән.
Идарә Татарстан бюджетына 2014 елда 1 миллиард 981 миллион сум акча күчергән, бу 2013 ел белән чагыштырган вакытта 45,7 процентка күбрәк. Ул чакта бюджетка 1 миллиард 360 миллион сум акча күчерелгән булган. Ведомствоның 2015 елның планнары турында сөйләгәндә, Р.Ильясов фактик үтәлеш белән тәмамланган производстволар күләмен 50 процентка кадәр җиткерү бурычын куйды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2025 ел нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.