Рөстәм Миңнеханов Курганда Г.А. Илизаров ис. «Тернәкләндерү травматологиясе һәм ортопедиясе» фәнни үзәге эше белән танышты

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Курганга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Г.А. Илизаров ис. «Тернәкләндерү травматологиясе һәм ортопедиясе» фәнни үзәгендә булды.

Фәнни үзәк директоры Александр Губин пациентларны дәвалау алымнары һәм эшенең системасы белән таныштырды. Аның сүзләренчә,  Г.А. Илизаров ис. «Тернәкләндерү травматологиясе һәм ортопедиясе» Россия фәнни үзәгендә чрескостный остеосинтез алымында сөякләрне дәвалау методын уйдап тапканнар. Бүгенге көндә аны дөньяның 60 илендә кулланалар. Үзәк нигезендә ел саен Россия һәм чит ил табибларына укыту курслары уздырыла.

Үзәкнең көнгә 250 кешене кабул итәрлек консультация-диагностика бүлеге һәм 800 урынлы стационары бар. Үзәктә 4 академик, 11 профессор, 30 фән докторы һәм 93 фән кандидаты эшли. Теләсә кайсы илдән килгән һәм төрле яшьтәге кеше дәвалана ала. Ел саен биредә 9 меңнән артык кеше дәваланана һәм реабилитацияләнә.  

Фәнни үзәктә уникаль нейрохирургия бүлеге эшли, тумыштан булган аномалияләр, сколиоз, җәрәхәтләнү һәм дегенератив процесслар булган очракта,  анда умыртка баганасына реконструктив операцияләр ясала.

Илизаров үзәгендәдөньяда беренче мәртәбә кыска кул-аякларны, ялган буыннарны, полиомелит нәтиҗәсендәге җитешсезлекләрне, сөяк җитешсезлекләрен, табан һәм кул чугы патологияләрен төзәтү ысулын уйлап табып куллана башлаганнар. Россиядә беренчеләрдән эре һәм вак буыннарны эндопротезлау белән шөгыльләнә башлаганнар.

Үзәк эшчәнлеге белән танышу барышында кунаклар нейрохирургия, травмотология-ортопедия бүлекләре белән танышты, шулай ук Тернәкләндерү ортопедиясе музеенда булды. Рөстәм Миңнеханов "Тернәкләндерү травматологиясе һәм ортопедия үзәге"ндә дәваланырга килгән татарстанлылар белән аралашты. Ул алардан медицина үзәгендәге шартлар турында сорашты һәм тизрәк терелүләрен теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International