Рөстәм Миңнеханов "Мастер" КИП" мәйданнарын 1 млн.кв.м. хәтле зурайту фикерен хуплады

2015 елның 27 феврале, җомга

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыда. Ул иң беренче "Мастер" Кама индустриаль паркы" ААҖдә булды.

Автокала Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башка рәсми затлар белән бергә Рөстәм Миңнеханов "Максат" җитештерү-коммерция компаниясе, «ТатПром-Холдинг» ҖЧҖ, «Хитон-Пласт» ҖЧҖ һәм «Лидер КАМА» ҖЧҖләрдә булды. Әлеге предприятиеләр "Мастер" КИПның бишенче мәйданчыгында урнашкан. Ул күптән түгел Россия Икътисади үсеш министрлыгы биргән 200 миллион сум грант акчаларына төзекләндерелгән.

"Максат" җитештерү-коммерция компаниясе кою-чүкү, пресслау, штамплау һәм профильләү, шулай ук порошок металлургиясе алымы белән эшләнмәләр җитештерә. «Лидер КАМА» ҖЧҖ стандарт булмаган металл конструкцияләр проектлау һәм әзерләү өлкәсендә мәшгуль. «ТатПром-Холдинг» ҖЧҖ нефть һәм газ скважиналары өчен ярыклы тимерчыбыклы фильтрлар җитештерә. «Хитон-Пласт» ҖЧҖ "КАМАЗ" автомобильләре өчен пластмасса запас частьләр, шулай ук халык кулланылышы өчен пластмасса эшләнмәләре чыгара.

Предприятиеләр белән танышканнан соң, Рөстәм Миңнеханов «Хитон-Пласт» ҖЧҖ мәйданчыгында "Мастер" КИП ААҖ резидентлары белән очрашты. Анда индустриаль паркның мәйданын ике тапкырдан күбрәк арттыру мәсьәләсе күтәрелде.

"Мастер" КИП генераль директоры Максим Стеблов сүзләренчә, 2017 елга паркның мәйданы хәзерге 643 мең квадрат метр урынына 1 миллион квадрат метрдан артырга мөмкин. Мәйданны зурайту өчен 200 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме кирәк, резидентлар республика башлыгыннан шул хакта сорады. Алга таба федераль үзәккә 1,8 миллиард сум күләмендә субсидия алу өчен гариза бирү ниятләнә. 2 миллиард сумнан күбрәк акчаны "Мастер" КИП һәм "КАМАЗ" ААҖе бирәчәк.

Рөстәм Миңнеханов парк территориясен зурайту фикерен хуплады. "Мастер КИП мәйданчыгында башкарылган эшләр - яхшы. Бүгенге катлаулы икътисади вәзгыятьтә кече һәм урта бизнеска булышу зарур. Хөрмәтле эшмәкәрләр, сезгә мөрәҗәгать итеп, мин булган эш урыннарын саклап калуыгызгы телим - без яхшы яшәргә өйрәнгән һәм яхшы яши беләбез", - дип билгеләп үтте ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International