Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасына эш сәфәре белән килде.
Бишкек аэропортында аны Кыргызстан Республикасы вице-премьеры-министры Валерий Диль, Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Болот Җунусов һәм башкалар каршы алды.
Бүген кич Рөстәм Миңнехановның Кыргызстан Республикасы татарлары белән очрашуы көтелә.
Моннан тыш, Кыргызстан Республикасында булу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Җоомарт Оторбаев белән очрашачак, Кыргызстан-Татарстан эшлекле форумында катнашачак, шулай ук кайбер сәнәгать объектларында булачак, шул исәптән – «Дастан» трансмилли корпорациясе» ААҖдә.
Татарстан Президентының Кыргызстан Республикасына эш сәфәре 2015 елның 3 мартына кадәр дәвам итәчәк.