Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы”республика конкурсы җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды
2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсы җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды. Бу тантаналы чара Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узды.
Үзенең сәламләү сүзендә Илдар Халиков, конкурста катнашучы һәр хатын-кыз хезмәте, карьерасы һәм иҗади казанышлары белән үз эшенең остасы икәнен исбатлады, дип билгеләде. “Мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, иң изге теләкләрне җиткерәм”, - дип өстәде Премьер-министр.
Илдар Халиков хатын-кызларның бүгенге көндә төрле өлкәләрдә – медицина һәм мәгариф, машина төзелеше һәм нефть химиясендә ир-атлар белән бер рәттән уңышлы эшләүләрен ассызыклады.
“Мин Сезгә чын күңелемнән бу март бәйрәмнәренең күңелле узуын телим. Сезнең йөзегездә һәрвакыт елмаю балкысын, яныгызда һәрвакыт якыннарыгыз һәм яраткан кешегез булсын”, - диде Илдар Халиков.
Исегезгә төшерәбез, бу конкурс Татарстанда 1993 елдан бирле уздырыла. 2015 елда катнашучыларны сайлау 10 номинация буенча узган: “Хатын-кыз – ана”, “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык”, “Хатын-кыз – галимә”, “Минем язмышым – минем һөнәрем” (производствода эшләүче), “Хатын-кыз – лидер”, “Хатын-кыз – бизнес-леди”, “Өченче буын героинясы”, “Хатын-кыз – ел үрнәге”, һәм шулай ук “Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк”, “Ир-ат – лидер”.
Конкурсның республика этабында 15 кеше җиңүче булды, шул исәптән Казан федераль университеты укытучысы Роза Вәлиева (“Хатын-кыз – галимә” номинациясе), “Диод технологияләре” компаниясе директоры Надежда Бабкина (“Хатын-кыз – бизнес-леди”) , Казанның “Новая музыка” камера оркестры Анна Гулишамбарова (“Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык), РФА академигы Ренат Акчурин (“Ир-ат – лидер”).
Барлык җиңүчеләргә дә Илдар Халиков истәлекле бүләкләр тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз