Рөстәм Миңнеханов: Иң мөһиме – безнең сөйләшүләр киләчәктә реаль проектларда чагылырга тиеш

2015 елның 10 марты, сишәмбе

Татарстан мәгълүмат технологияләре, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, ятмаларны эшкәртү, мәгариф, туризм өлкәсендә Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе (Иран Ислам Республикасы) белән хезмәттәшлек итәргә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриздә Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе губернаторы Исмаил Җәббарзадә белән очрашуда хәбәр итте.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасына эш сәфәре кысаларында Тәбриз шәһәрендә булды. Аңарчы Татарстан Республикасы Президенты Тәбриз шәһәре мэры Садег Нәҗафи белән очрашкан иде.

«Татарстан делегациясенең Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясенә визиты Россия белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытыр, дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе губернаторы Исмаил Җәббарзадә белән аралашу барышында.

Ул губернаторга кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм аны Татарстан Республикасына чакырды. Татарстан Президенты сүзләренчә, бу ел Татарстан-Иран арасындагы уңышлы мөнәсәбәтләрдән башланды. Без үз эшебез белән Татарстан-Иран хезмәттәшлегенең потенциалы зур икәнне күрсәтергә тырыштык, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, бүген мәгариф һәм фән өлкәсендәге проектларны үстерү, университетларыбыз арасындагы багланышларны ныгыту бик мөһим.

Иң мөһиме – безнең сөйләшүләр киләчәктә реаль проектларда чагылырга тиеш, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, без даими рәвештә эшләргә тиеш, Татарстан белән Иран арасында, аерым алганда, Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе белән хезмәттәшлекнең “юл картасын” эшләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International