Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казан парк һәм скверларын реконструкцияләүгә ТР бюджетыннан 300 млн. сум бүлеп биреләчәк
2015 елның 11 марты, чәршәмбе
Бүген ТР Министрлар Кабинетында агымдагы елда Татарстанда Парклар һәм скверлар елын уздыруга багышланган әзерлек чаралары турында брифинг уздырылды. Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров, ТР Президенты киңәшчеләре Олеся Балтусова һәм Наталья Фишман, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев катнашты.
Алмас Нәзиров китергән мәгълүматларга караганда, быел республикада 800 гектар мәйданда яңа парклар һәм скверлар төзү, булганнарын төзекләндерү эшләре башкарылачак. Моның өчен барлыгы 500 мең берәмлек агач үсентесе кирәк булачак. Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда яшь үсентеләр әзерли торган 55 урман питомнигы бар. Мисалга, Саба районындагы заманча җиһазландырылган питомник елына 212 млн. төп агач үсентесе әзерләргә сәләтле. Республиканың калган питомникларында исә елына 70 млн.га якын агач үсентесе тәрбияләп була. Шул рәвешле, Татарстан үзен үзе агач белән тулысынча тәэмин итә, дип сөйләде Алмас Нәзиров. Ул Парклар һәм скверлар елы кысаларында республикада табигатьне саклауга юнәлтелгән “Агач утырту көне”, “Бердәм экология дәресе”, “Халыкара урман көне”, “Парклар маршы” акцияләре оештырылачагы турында да искәртте.
Игорь Куляжев билгеләп узганча, хәзерге вакытта Казанда 130 парк һәм сквер бар, быел аларның 32сендә төзекләндерү эшләре башкарылачак. “Татарстан башкаласында тарихи парклар һәм бакчалар сакланып калган. Лядской һәм Ленин бакчалары – шундыйлардан. Аларның территориясе аерым бер кыйммәткә, тарихи әһәмияткә ия. Шуңа күрә хәзерге вакытта без бу парк зоналарын төзекләндерүгә юнәлтелгән эскиз проектларын кабул иткәнче, аларны зур саклык һәм игътибар белән анализлыйбыз”, – дип сөйләде ул. Игорь Куляжев сүзләренә караганда, Казан паркларын һәм скверларын төзекләндерүгә дәүләт бюджетыннан 300 млн. сум бүлеп бирелгән. Иганәчеләр күрсәтәчәк ярдәм күләменең дә зур булачагына өметләр зур. ТР Президенты йөкләмәсе белән һәр парк буенча попечительләр советлары булдырылган, аларның составына шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре дә кергән.
ТР Президентының Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасын саклау мәсьәләләре буенча киңәшчесе Олеся Балтусова, үз чиратында, Парклар һәм скверлар елы кысаларында республика территориясендәге борынгы утарлардагы бакчаларга, аллеяларга игътибар юнәлтергә кирәклеге турында әйтте. Аның сүзләренчә, Татарстанда мондый 20ләп утар исәпләнә. “Казанда мәдәни мирас объекты булган 3 иске бакча бар. Бу – Лядской, Черек күл һәм Радионов бакчалары. Аларга ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан гына түгел, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләренең дә аерым игътибары кирәк”, – дип сөйләде Олеся Балтусова. Ул әлеге иске бакчаларның торышын мониторинглау зарурияте турында җиткерде. Президент киңәшчесе шулай ук республикада 7 музей-тыюлыгы эшләп килүен искәртте. Алар үз эченә киң яшел мәйданнарны да ала, әлеге музей-тыюлыклардагы агачлы зоналарны мониторинглау да бик мөһим, диде Олеся Балтусова. Ул 3 ел элек ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан бастырылган “Казан бакчалары һәм парклары” китабына охшатып, “Татарстан бакчалары һәм парклары” китабын чыгарырга кирәклеге турында әйтте.
ТР Президентының Парклар һәм скверлар буенча киңәшчесе Наталья Фишман үзе алдында парклар һәм скверларны төзекләндерү бурычыннан тыш, кешеләр бер-берсе белән аралаша, буш вакытын файдалы уздыра алырдай җәмәгать урыны булдыру максаты куелуы турында сөйләде. Әлеге максатны тормышка ашыру өчен, иң беренче чиратта, әлеге кешеләрнең фикерен өйрәнергә, аларның паркны ни рәвешле күз алдына китерүләре турында белергә кирәк. Наталья Фишман сүзләренчә, тиздән бу юнәлештә сораштырулар уздырылачак, төзекләндерү эшләре вакытында халык тәкъдим-киңәшләре исәпкә алыначак.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз