Рөстәм Миңнеханов: Республика җитәкчелеге һәм яһүдиләр оешмасының уртак планнары күп, алар якын арада гамәлгә ашырылачак

2015 елның 11 марты, чәршәмбе

Казанда синагога фасадын ремонтлау, яһүдиләр музыкасы фестивален уздыру – бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Казан шәһәре яһүдиләре оешмасы һәм яһүдиләр оешмасының Татарстан яһүдиләре милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашуы барышында бу һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы һәм Казанның баш раввины Ицхак Горелик, яһүдиләр оешмасы рәисе, Татарстан яһүдиләре милли-мәдәни автономиясе рәисе Михаил Скоблионок һәм башкалар катнашты.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, ел башында ул Мәскәүдә Яһүдиләр музее һәм Толерантлык үзәгендә булды, музейдагы экскурсиядә аны Россиянең баш раввины Берл Лазар озата йөрде.

Бүген республика җитәкчелеге һәм яһүдиләр оешмасының уртак планнары күп, алар якын арада гамәлгә ашырылачак, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, Татарстан Президенты һәм Татарстан Республикасы һәм Казанның баш раввины Ицхак Горелик, синагогага нигез салынуга 100 ел тулу вакытына туры китереп (2015 елның сентябрь ае), бинасын төзекләндерү турында сөйләштеләр.

Рөстәм Миңнеханов белән очрашу тәмамлангач, журналистлар сорауларына җавап биргәндә Ицхак Горелик белдергәнчә, синагога бинасы 20 ел элек дин тотучыларга кайтарылган, һәм шуннан бирле анда төзекләндерү эшләре дәвам иткән. Ицхак Горелик сүзләренчә, синагоганың 100 еллыгына бинаның фасады ремонтланачак – аңа баштагы кыяфәтен кире кайтарачаклар.

Татарстан яһүдиләре милли-мәдәни автономиясе рәисе Михаил Скоблионок, үз чиратында хәбәр иткәнчә, шул вакытка лимуд уздыру да каралган (белем бирү, мәдәни һәм күңел ачу бәйрәм чарасы, аның кысаларында конференцияләр, концертлар уздырыла). Аның сүзләренчә, Казанда мондый чара беренче мәртәбә узачак, элекгрәк лимуд Мәскәү һәм Санкт-Петербургта гына үткәрелгән. Россиянең баш раввины һәм Израильдән кунаклар килү көтелә.

Михаил Скоблионок хәбәр иткәнчә, шул көннәрдә Казанда дүртенче мәртәбә яһүди музыка фестивале узачак. Бәйрәм уздыруга акчаны Татарстан Президенты биргән, диде Михаил Скоблионок.

Моннан тыш, Михаил Скоблионок очрашуда яһүдиләр мәктәбе өчен (Казанның 12 нче мәктәбе) спорт залы салу мәсьәләсен дә күтәрде. Татарстан Президенты объектка акча бирергә кушты.

Җәйге балалар лагерын хосусый-дәүләт партнерлыгы рәвешендә булдыру карала, лагерь ел әйләнәсе эшләргә тиеш дигән фикер әйтте Михаил Скоблионк.

Казанның һәм Татарстан Республикасының баш раввины Ицхак Горелик журналистларга хәбәр иткәнчә, зират мәсьәләсе дә яһүдиләрне борчый. Казанның иске зиратларының яһүдләр аллеяләрендә урыннар беткән. Безгә Самосыроводагы мөселман зиратыннан соң урын бирделәр, диде Ицхак Горелик. Татарстанда төрле диннәр арасындагы татулык ничек саклана дигән сорауга Ицхак Горелик хәбәр иткәнчә, кешеләр арасындагы үзара ихтирам, кешелекле мөнәсәбәтләр – төп сәбәп

Татарстан яһүдиләре милли-мәдәни автономиясе рәисе Михаил Скоблионок үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы җитәкчелеге, шәхсән Татарстан Президенты милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләргә җитди игътибар бирә.

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов даими рәвештә төрле диннәр вәкилләре белән очрашып тора.

2015 елның 15 гыйнварында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты.

2015 елның 27 февралендә Рөстәм Миңнеханов, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий белән бергә, Әлмәт шәһәрендә Казан кафедраль собор каршындагы яңа епархиаль идарәсе бинасын ачуда катншаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International