Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Алексей Песошин: Төп бурыч – җимереклекләрне чистарту һәм “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгында зыян күрүчеләргә барлык тиешле ярдәмне күрсәтү
2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Җимереклекләрне чистартып бетерү һәм зыян күрүчеләргә барлык тиешле ярдәмне күрсәтү – коткару хезмәте вәкилләре алдына шундый бурычларны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия рәисе Алексей Песошин куйды.
Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия кысаларында тәүлек буенча эшләүче оператив штаб булдырылган, дип хәбәр итте Алексей Песошин журналистларга. Хәзер төп бурыч – җимереклекләр астында калган кешеләрне эзләү эшләрен оештыру, дип ассызыклады ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген янгын вакытында зыян күрүчеләргә матди ярдәм күрсәтү турында йөкләмә бирде, дип искәртте Алексей Песошин. Янгын вакытында үлүчеләрнең гаиләләренә республика казнасыннан 1 млн. сум бүлеп биреләчәк, төрле дәрәҗәдә имгәнүчеләр 200 меңнән 400 меңгә кадәр акча алачак, янгын вакытында үлгән чит ил гражданнарының гаиләләренә мәетләрне үз илләренә алып кайтуда ярдәм күрсәтеләчәк. Янгын нәтиҗәсендә имгәнүләр алган чит ил гражданнарына республиканың дәвалау учреждениеләрендә түләүсез медицина ярдәме күрсәтеләчәк.
Бүген шулай ук “Адмирал” сәүдә үзәгендәге янгын урынында Алексей Песошин оператив киңәшмә уздырды, анда эзләү-коткару эшләренең барышы турында хисап бирелде. Киңәшмәдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәге үзәге башлыгы Игорь Паншин, ТР Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча башлыгы Рафис Хәбибуллин катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз