Казандагы «Адмирал» сәүдә үзәгендәге янгында һәлак булганнарны бер минут искә алу тынлыгы белән башлап җибәрде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисадый советы утырышын.
Бу бик зур фаҗига, диде Рөстәм Миңнеханов, әлегә кадәр янгын урынында коткару эшләре алып барыла, җимерелгән-ишелгән урыннарны актаралар, һаман әле һәлак булганнар күпме буласы мәгълүм түгел.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, җинаять эшләре кузгатылган, һәм ул хокук саклау органнарына җентекләп тикшерү уздырырга, ситуацияне тикшереп торырга кушты. Мондый хәлләрнең һәрчак гаеплеләре була, дип белдерде ул, сәүдә үзәге бинасы янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәгән.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, «Адмирал» сәүдә үзәге җитәкчелеге экстремаль ситуациядә иминлекне тәэмин итмәгән, соңыннан да кешеләрне эвакуацияләүне оештырмаган.
Рөстәм Миңнеханов гражданнар күпләп була торган урыннарда гадәттән тыш хәлләр буенча комиссияләр уздырырга кушты, шулай ук мондый урыннарда иминлекне тәэмин итүне таләп итте. «Кешеләр күп була торган барлык объектларга инвентаризация ясарга кирәк», - диде ул.