Рөстәм Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышында катнаша

2015 елның 20 марты, җомга

2014 елда Татарстан башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турындагы хисап бүген ачылган бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышы көн тәртибендәге төп мәсьәлә булачак.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин алып бара.

Президиум парламентарийлар каравына 42 мәсьәлә керткән, шул исәптән 11 республика законы проекты, шулай ук 28 федераль закон проекты һәм регионнарның закон чыгару инициативасы.

Искәртәбез, 2014 елда Татарстан башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турындагы хисап Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 10 мартта кертелгән һәм парламент комитетлары тарафыннан каралган. Парламент утырышында «Кешеләр күпләп була торган объектларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм федераль законнарга үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарын кабул итү планлаштырыла, анда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә янгын күзәтчелеген көчәйтүнең хокукый ягын эшләү йөкләнә. .

Беренче укылышта карауга түбәндәге законы проектлары кертелә: «Яшь ярымнан алып өч яшькә кадәрге балаларын тәрбияләүче гражданнарның аерым категорияләренә айлык акчалата түләү турында», шулай ук Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертелә торган республика законы проектлары, шулай ук «Торак төзелешенә дәүләт ярдәме турында», «Автомобиль юллары һәм Татарстан Республикасында юл эшчәнлеге турында», «Дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында», «Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында», «Шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» һәм башка законы проектлары.

Өченче укылышта «Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законына һәм Татарстан Республикасы Экологик кодексына үзгәрешләр кертү хакындагы законы проектлары каралачак .

Көн тәртибенә яңа мәсьәләләр кертү турындагы тәкъдимнәр белән парламент комитетлары рәисләре Светлана Захарова һәм Шакир Яһудин чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International