Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: Бүген яңа эш урыннары булдыру өчен эш бирүчеләрне стимуллаштыру кирәк
2015 елның 24 марты, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чаллыда Татарстанның хезмәт базарына ярдәм мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Чаллы шәһәре хакимияте вәкилләре һәм җирле предприятие җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, Илдар Халиков, федераль һәм республика бюджетыннан финанс ярдәме көтеп тормыйча, хезмәт базарына ярдәм буенча чаралар эшләүгә чакырды.
Киңәшмә барышында төп докладны Эльмира Зарипова ясады. Статистик мәгълүматларны китереп, Татарстан Республикасы икътисадында бүген 1 млн. 974 меңнән артык кеше эшли, дип билгеләде ул. Шуның белән бергә икътисадның барлык тармакларында мәшгульлекнең кимүе күзәтелә. Министр сүзләренчә, быелның гыйнвар аенда мәшгульлек авыл хуҗалыгы өлкәсендә 1 мең кешегә, мәгариф өлкәсендә - 600, транспорт, элемтә һәм төзелеш тармакларында 300 кешегә кимегән. Атна саен эшсезләр саны 300 кешегә арта бара, хәзерге вакытта республиканың мәшгульлек үзәкләрендә 17 мең 613 кеше теркәлгән, дип хәбәр итте ул.
Чаллы шәһәре хезмәт базары торышы турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова сөйләде. Аның сүзләренчә, шәһәрдә теркәлгән эшсезләр саны 0,94% тәшкил итә, узган ел белән чагыштырганда 0,81%. Бүген мәшгульлек үзәге 2124 вакансия тәкъдим итә, ул 2014 елга караганда 50% ка кимрәк, дип өстәде ул.
Киңәшмә тәмамланганда, Илдар Халиков Чаллы шәһәре хакимиятен, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләрен яңа эш урыннары булдыру өчен эш бирүчеләрне стимуллаштыру буенча эшне дәвам итәргә чакырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев. Чаллы шәһәр мэриясе матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз