“Илкүләм дан үзәге” төбәкара иҗтимагый фонды вице-президенты Наталья Якунина сөйләвенчә, Татарстан белән килешү имзалау аеруча әһәмиятле. “Соңгы елларда республика белән элемтәдә торабыз, Татарстан вәкилләре безнең күп кенә программаларда катнаша. Шулай да мөнәсәбәтләрне законлаштыру бик мөһим, чөнки Татарстан - Россиянең актив үсеш алган төбкәләренең берсе. Республиканың тәҗрибәсе уникаль булырга мөмкин һәм башка төбәкләргә тәкъдим ителергә тиеш”, - дип ышана Наталья Якунина.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстанда туучылар саны артсын өчен күп эш башкарыла: балалар бакчаларында урыннар булдырыла, медицина үзәкләре төзелә, диде. “Бүген Фонд белән имзаланган килешү җылы сүз, медицина хезмәткәрләренең җәмгыятьнең, ММЧ вәкилләренең профессиональлеге һәм осталыгы белән шул ук бурычларны хәл итә”, - дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте башлыгы. Килешү дәүләт программалары белән “Илкүләм дан үзәге” фонды гамәлгә куя торган социаль программалар арасында үзара элемтә булдыру мөмкинлеге бирәчәк.
Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Елена Мизулина “Ана изгелеге” программасы бик нәтиҗәле дип ышана. Татарстанның бу программаны гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлек турындагы килешү төзелгән 22 нче төбәк булуын билгеләп үтик.
“Россия буенча нәтиҗәсе бик зур. Бу программа кысаларында “Син үзең генә түгел” проекты исәбенә оборттан баш тартучылар 20-30 процент булуын күзәтәбез”, - диде Е.Мизулина.
Бу проект тормышы авыр хәлдә калган йөкле хатын-кызларга психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. “Ана изгелеге” программасы партнер-төбәкләр хатын-кызлар консультацияләре психологлар ярдәме белән 10 меңнән артык бала гомере сакланып калды. Бу программа кысаларында “ММЧ”, “Волонтер” һәм “Конкурслар” проектлары да гамәлгә куела.
Елена Мизулина искәрткәнчә, узган ел Россия Хөкүмәте “2025 елга кадәр РФ дәүләт гаилә сәясәте концепциясе” расланды. Агымдагы елның апрелендә бу концепцияне гамәлгә ашыру буенча чаралар планы да расланды.
Татарстан инициативасы бик мөһим, ул социаль өлкәсе уңышлы Россия төбәге, ә үсешне туктатырга ярамый, дип саный Елена Мизулина. “Әйе, республикада туучылар саны күп, әмма 2013-2014 елларда бу күрсәткеч туктап калган. Хәзер бала табарга сәләтле яшь хатын-кызлар саны кими һәм бу 2020 елга кадәр дәвам итәчәк. Димәк, әни була алырлык яшь хатын-кызлар аз. Ә безгә туучылар санын киметергә ярамый. Республикада Россия буенча чагыштырганда, обортлар саны аз, әмма бу 23 меңгә якын балага гомер бирелмәгән дигән сүз”. Без Татарстан белән хезмәттәшлеккә өметләнәбез, дип белдерде Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе.
Татарстанда бүгенгә язгы культуралар 1 млн.180 мең га мәйданда, ягъни планның 66%ы чәчелгән. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шундый мәгълүматлар китерде.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.