Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанда 2009 елның 15 нче декабреннән 2010 елның 10 нчы гыйнварына кадәр махсус янгынга каршы тору режимы кертеләчәк
2009 елның 12 декабре, шимбә
Татарстан Республикасында 2009 елның 15 нче декабреннән 2010 елның 10 нчы гыйнварына кадәр махсус янгынга каршы тору режимы кертеләчәк. Бүген хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең уртак утырышында бу турыда Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Таһир Кәримуллин хәбәр итте.
Утырыш, барлык муниципаль районнарны тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәрде.
Таһир Кәримуллин янгын чыгу очракларының күбесе нәкъ менә Яңа ел бәйрәмнәренә туры килүен искәртте. Әйтик, 2009 елның 1 нче декабреннән 31 нче гыйнварына кадәр 828 янгын чыгу очрагы булган, анда 90 кеше (ягъни республикада янгыннарда ел буена һәлак булганнарның 38 проценты) үлгән.
2009 елның 1 нче декабренә алынган мәгълүматларга караганда, барлыгы 238 кеше һәлак булган.
Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы 9 нчы – 11 нче декабрьдә республикада 95 күңел ачу урыны – төнге клублар, рестораннар, кафелар тикшерелүен әйтте (Татарстанда барлыгы 88 төнге клуб бар, ләкин тикшерү кафе һәм рестораннарда, кешеләр күпләп җыела торган башка урыннарда да үткәрелгән). 747 янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очрагы теркәлгән. Моңа, барыннан да элек, янгын вакытында чыгу юлларын томалау, тәрәзә рәшәткәләрен чамадан тыш беркетеп кую һ.б. керә.
Тикшерелгән 21 объектта янгын сүндерү җайланмалары табылмаган, 6 объектның эвакуация вакытында чыгу юллары булмаган.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә дәүләт хезмәтендәге 67 кеше һәм 11 юридик зат административ җаваплылыкка тартылган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз