Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2010 елда халык өчен газга түләү бәясе ике тапкыр үзгәртеләчәк: 2010 елның 1 гыйнвареннан һәм 1 апреленнән
2009 елның 22 декабре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан Республикасының тарифлар буенча комитеты җитәкчесе Марина Фәйрушина 2010 елда халык өчен газ, җылылык энергиясе, су үткәрү һәм су белән тәэмин итү тарифлары үзгәртелү турында сөйләде.
Ул тарифларның федераль һәм республика дәрәҗәсендә көйләнелүен, конкрет тарифларның муниципаль берәмлекләрнең регуляцияләү органнары тарафынан билгеләнүен искә төшереп үтте.
2010 ел тарифлары Россия Федерациясе Хөкүмәтенең фараз исәпләүләре нигезендә формалаштырылган (2009 елның 23 октябрендә расланган).
2010 елда халык өчен газга түләү бәясе ике тапкыр үзгәртеләчәк: 2010 елның 1 гыйнварыннан – кубометрга 2,65 тиен (артуы - 2,7 %) һәм 2010 елның 1 апреленнән – кубометрга 3,04 тиен (2010 елның I кварталына артуы – 14,7 %).
Сыекландырылган газның ваклап сату бәяләре (халыкның сыекландырылган газдан файдалана торган өлеше бар) 15,8 сум/кг (транспорт белән китерүне исәпкә алмыйча) һәм 18,4 сум/кг (транспорт белән китерүне исәпкә алып) тәшкил итәчәк.
Электр энергиясе тарифларына Тарифлар буенча федераль хезмәт (ТФХ) тарафыннан 2010 елга электр энергиясе тарифларының актыккы дәрәҗәләре турында тиешле әмер расланган, һәм Татарстан Республикасы тарифлар буенча комитеты республикадагы халык өчен тарифлар буенча карар чыгарды. Шулай итеп, киләсе елга халык өчен электр энергиясе тарифы кВт/сәгатенә 2,23 тиен (бу ТФХ ның чик минималь дәрәҗәсенә туры килә) тәшкил итәчәк.
Марина Фәйрушина сүзләренә караганда, моңа кадәр гамәлдә булган бөтен тарифлар менюсы сакланган (ягъни электр плитәләре белән җиһазландырылган йортларда коэффициентны киметә торган, халык өчен тәүлек зоналарына дифференциацияләнгән тарифлар буенча түләү мөмкинлеге һ.б. ).
ТФХ шулай ук кулланучыларга энергия белән тәэмин итүче оешмалар тарафыннан бирелгән җылылык энергиясе тарифларының актыккы минималь дәрәҗәләрен раслады.
Татарстан Республикасының тарифлар буенча комитеты җылылык энергиясен илтеп тапшыручы һәрбер оешма буенча конкрет тарифлар билгеләде. Аерым алганда, Казан өчен ул ике оешма. “Казэнерго” муниципаль унитар предприятиесе өчен тариф - 999,29 сум/Гкал (тариф 6 % ка төште), «Татэнергосбыт» ААҖ өчен 480 сум/Гкал (як-яктан субсидияләүне бетерү сәбәпле, тариф 25 % ка артты) тәшкил итә.
Татарстан Республикасының тарифлар буенча комитеты тарафыннан һәрбер муниципаль берәмлек буенча су тарату һәм су белән тәэмин итүгә чик индекслар билгеләнгән. Татарстан буенча чик индекслар су белән тәэмин итүгә - 10 % ка, су таратуга – 11 % ка, каты көнкүреш калдыкларын утилизацияләүгә – 9 % ка артачак.
Шулай ук һәрбер муниципаль берәмлек өчен торак-коммуналь хезмәтләр җыелмасының чик бәясе билгеләнә.
2010 елның 1 гыйнварыннан шәһәр һәм шәһәрара йөк ташуларга, шулай ук почта хезмәтләренә тарифлар үзгәртү планлаштырылмый, дип хәбәр итте Марина Фәйрушина.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиев халыкның күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү буенча хезмәтләргә түләүләре үзгәрүе турында хәбәр итте. Ул Татарстанның Торак-коммуналь хуҗалыгын төзекләндерүгә ярдәм итү фонды белән уңышлы хезмәттәшлеге һәм 2010 елга планнар турында сөйләде. Шулай итеп, Татарстан федераль фондтан иң күп акча алучыларның берсе булып тора. Ике соңгы ел дәвамында гына Торак-коммуналь хуҗалыгын төзекләндерүгә ярдәм итү фондыннан Татарстан 6,2 млрд. сум акча алды. Шул ук вакытта республикадагы йортларга капиталь ремонт ясау өчен юнәлтелгән акчаларның тулаем күләме 15 млрд. сумнан артык акча тәшкил итте, дип хәбәр итте Рәүзил Хаҗиев.
Ул шуны әйтеп үтте: Фонд белән киләкт ә дә хезмәттәшлек итү өчен, берничә шарт үтәлергә тиеш, алар арасында – республика бюджетыннан капиталь ремонтка акча бүлеп бирү һәм халык акчаларын җыю.
2010 елда республика капиталь ремонт ясау өчен Фондтан тагын 2,5 млрд. сум акча алырга җыена, дип хәбәр итте Хаҗиев әфәнде. Республика бюджетыннан 2 млрд. сумга якын акча бүлеп бирү һәм халыктан 1,7 млрд. сумга якын акча җыеп алу планлаштырыла. Моның өчен Татарстанда үз республика фонды булдырылачак, аның акчалары киләчәктә күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау өчен тотылачак.
2010 елдан алып, халыкның капиталь ремонтка түләүләрен кв. метр өчен 5 сумга кадәр арттыру көтелә (хәзер республика буенча – 2,53 сум/кв. метр).
Стандартлар Россия Федерациясе дәрәҗәсендә расланган, дип искәртте Рәүзил Хаҗиев. Бу күрсәткеч Башкортстан өчен – 5,6 сум/кв. метр, Удмуртия өчен – 4,7 сум, Түбән Новгород өлкәсе өчен – 4,7 сум, Киров өлкәсе өчен 5 сум тәшкил итә.
Журналистлар сорауларына җавап биргәндә, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиев шул турыда хәбәр итте: 2010 һәм башка елгы капиталь ремонт программасына кергән йортларда гына түгел, күпфатирлы йортларда барлык яшәүче дә кв. метр өчен 5 сум түләргә тиеш булыр.
Республикада барлыгы 17 мең күпфатирлы йорт бар, елына 2 меңгә якын йорт ремонтларга була, дип билгеләп итте Рәүзил Хаҗиев.
Исәп-хисапларның уңайлыгы өчен, республикадагы һәрбер йорт үз счетын алачак, анда халыктан капиталь ремонт өчен акча җыелып барачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз