«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында 2010-2014 елларга Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасы тәкъдим ителде

2009 елның 22 декабре, сишәмбе
Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында предприятиенең генераль директоры Рафинат Яруллин 2010-2014 елларга Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасын тәкъдим итте.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры - «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Ул, аерым алганда, шуны әйтеп үтте: бу – республикада кабул ителә торган нефть-газ химиясе комплексын үстерү буенча өченче программа. Элеккеге ике программа республикада уңышлы рәвештә тормышка ашырылды.
Төп доклад белән чыгыш ясаганда, Рафинат Яруллин программа максаты - комплексның конкурент булу сәләтен тәэмин итү булып тора, дип хәбәр итте.
“Программа яңа амбицияле бурычлар куя, - дип әйтте Яруллин әфәнде. – Ул Россия һәм Татарстанның төп стратегик документлары белән яраштырылган. Программа үтәлүе күп очракта кредит ресусрларының ачык булуыннан тора.”
Программаны ике этапта тормышка ашыру күздә тотыла: 2010-2011 еллар -стабилизацияләү һәм торгызу, 2012-2014 еллар үстерү этабы буларак планлаштырыла.
Нефть алу инвестицияләрнең 100 млрд. сумнан артык булуы күздә тотыла, һәм тармакның төп бурычлары – пластларның нефть бирү мөмкинлеген арттырып, нефть алуны стабилизацияләү. Моннан тыш, табигый битумнар алу юнәлеше дә үстерелергә тиеш.
Рафинат Яруллин өстенлекләр арасында републикада нефть эшкәртүне, нефть продуктларының сыйфатын арттыруны әйтте.
“ТАНЕКО” ААҖ (Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы) һәм “ТАИФ-НК” ААҖ нең яңа егәрлекләрен кулланылышка тапшыру 2015 елга кадәр республикада нефть эшкәртү күләмнәрен 23 млн. тоннага (Россия нефть эшкәртүнең 9,5 % ын тәшкил итәчәк) кадәр арттыру мөмкинлеген бирер.
Республика химиясендә һәм нефть химиясендә чимал эшкәртүне тирәнәйтү һәм инновацион эшләнмәләрне гамәлгә кертү дәвам итәчәк. Киләсе 5 елда АБС-пластиклар, полиэтилентерефталатлар, компаундлар, пыяла җепселләр, полимер эшләнмәләр җитештерү үзләштереләчәк.
Рафинат Яруллин сүзләренә караганда, бүген нефть-газ химиясе комплексы мәсьәләләренең берсе – предприятиеләрне үз вакытында һәм тиешенчә тәэмин итү. “Республикада коточкыч этилен һәм аның чыгарылмалары җитешми, - диде ул. – Күләмнәр киметелде һәм берничә этилен куллана торган җитештерү тукталып тора”.
Шул сәбәпле, олефин егәрлекләр төзелеше программаның төп чараларының берсе булып тора.
Яруллин әфәнде чимал белән тәэмин итү өстенлекләренә чимал эшкәртү тирәнәйтү, тормышка ашырыла торган инвестицион проектларны исәпкә алып, кече һәм урта компанияләрне дә кертеп, аларның бөтенесен баланслы рәвештә тәэмин итүне кертте.
“Урта сроклы перспективада безнең компанияләрне Россия базарында позицияләрен ныгыту өчен җитди көрәш көтә, - дип хәбәр итте ул. – 2013 елга кадәр дөньякүләм полимерлар базарында егәрлекләрнең артыгы, тагын да көчлерәк инновацион активлык белән тудырылган конкуренциянең артуы көтелә.”
Татарстанның нефть-газ химия комплексы позицияләрен ныгыту өчен, инновацияләр кертүне тизләтергә кирәк, дип билгеләп үтте Рафинат Яруллин. Аның фикеренчә, импорт технологияләрен кертүдән тыш, үзебезнең инновацияләрне төзү һәм гамәлгә кертүне тизләтергә кирәк.
Юл комплексында нефть-газ химиясе комплексының товар-чимал агымнары өчен транспорт инфраструктурасын киңәйтү таләп ителәчәк.
Нефть-газ химиясе комплексы өчен республиканың машина төзү комплексында сатып алулар өлешен 20 % ка кадәр җиткерү күздә тотыла.
Электротехника сәнәгатен үстерү өчен кабель сәнәгатенең композицион материал җитештерү проектын тормышка ашыру тәкъдим ителә (шулай итеп, кабель заводына метериаллар китерелеп торачак, 2010 елның март-апрель айларында аны эшләтә башлау күздә тотыла).
“Автомобиль сәнәгате белән кооперацияне үстерү максатында, республикада полимер автокомпонентлар җитештерүне максималь рәвештә гамәлгә ашыру, “КамАЗ” һәм “Соллерс” ААҖ планнары буенча яңа полимерлар һәм композицион материаллар һәм алар нигезендә ясалган эшләнмәләр чыгаруны үзләштерергә кирәк,” – дип хәбәр итте Рафинат Яруллин.
Авыл хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итү перспективалары арасында – минераль ашламаларны, үсемлекләр саклауның химия чараларын һ.б. җитештерүне көйләү бар. Авыл хуҗалыгы тармагы ягыннан биотехнологияләрне үстерү өчен чимал базасын тәэмин итү мөһим, монда ашлыкны тирәнтен эшкәртү заводын төзү нык кызыксындыра. Алынучы глюкоза һәм фруктоза катнашмасыннан ясала торган сөт, лимон һәм аскорбин кислоталары химия һәм фармацевтиканың киләчәк үсеше өчен бик кыйммәтле продукт булып тора (бу мәсьәләне холдингның киләсе Директорлар советында җентекләп карап чыгу планлаштырыла).
2010-2014 елларга Татарстан Республикасы нефть-газ химия комплексын үстерү программасын финанслау күләме 800 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән 615 млрд. сум - җитештерү-техник инвестицияләр рәвешендә.
Күләмнең 58 % ына кадәр кредит ресурслар сыйфатында җәлеп итү күздә тотыла.
Программаны гамәлгә ашыру барышында нефть-газ химиясе комплексында җитештерү күләмнәренең 44 % ка артуы күздә тотыла (2008 ел белән чагыштырганда). Инновацион продукция 13 % ка, шул исәптән химия һәм нефть химиясе өлкәсендә 2,4 тапкыр артачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, бүгенге искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып, Программа проектын эшләп бетерергә һәм 15 гыйнварга кадәр аны Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы утырышында фикер алышуга кертергә кушты.
«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы якынча 2010 елда гыйнварның икенче яртысында булачак.
Программа әзерләү турында тулырак мәгълүмат - http://prav.tatar.ru/tat/index.htm/news/42119.htm
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International