Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов: “Алгарыш” Россия һәм чит ил белем бирү һәм фәнни үзәкләрендә кадрлар әзерләү программасы дәвам ителәчәк
2009 елның 28 декабре, дүшәмбе
2010 елда Татарстан Республикасы Россия һәм чит ил белем бирү һәм фәнни үзәкләрендә кадрлар әзерләү программасын (“Алгарыш” программасы) дәвам итәчәк.
Бүген бу турыда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Россия һәм чит ил белем бирү һәм фәнни үзәкләрендә кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү комиссиясе утырышы ахырында хәбәр итте.
Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узды.
Альберт Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, ел саен программа кысаларында 450 дән алып 600 гә кадәр кеше белем ала.
Шулай итеп, 2009 елда әзерләү һәм яңадан әзерләү җиде юнәлеш буенча алып барылды. Бу – студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр (84 кеше), профессор-укытучылар составы (19 кеше), дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре (65 кеше), югары һәм урта звено җитәкчеләре (95 кеше), инглиз теле укытучылары (123 кеше), проект төркемнәре (нанотехнологияләр) (12 кеше), физик культура, спорт һәм туристлык өлкәсе белгечләре (30 кеше).
Гомумән алганда, 2009 елда программа 428 кеше керткән (шулар арасыннан 253 – Россия югары белем бирү йортлары һәм фәнни үзәкләрдән, калганнары – чит иллләрдән).
Финанслауның тулаем күләменең (120 млн. сум) яртысыннан артык студентларга, аспирантларга һәм яшь галимнәргә туры килде (63,7 млн. сум).
Студентлар һәм аспирантлар укытуның уртача бәясе 300 меңнән алып (Россиядә) 800 меңгә кадәр сум тәшкил итә.
2009 елда грант алучылар Германия (97 кеше), АКШ (34 кеше), Бөек Британия (22 кеше), Швейцария (9 кеше), Израиль (4 кеше), Франция (3 кеше), Испания, Италия, Финляндия, Голландия кебек илләрдә белем алганнар.
Альберт Гыйльметдинов студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәрнең икътисад, идарә итү, биология, төзелеш һәм архитектура, экология, мәгълүмати технологияләр, техник һәм табигый-фәнни дисциплиналар кебек юнәлешләр буенча белем алуын хәбәр итте.
Ул шулай ук “Алгарыш” программасының чыгарылыш студентларының барысының да диярлек эшкә урнашканын хәбәр итте.
“Икенче мәсьәлә – безнең яшь кадрларның нинди позицияләрдә эшкә урнашуы, - дип әйтте Альберт Гыйльметдинов. – Аларның потенциалы җитәрлек дәрәҗәдә югары, әмма аларга базарда азрак тәкъдим итүләре мөмкин. Шул сәбәпле хезмәт ресурсларын адекват рәвештә оештыру белән кайвакыт проблемалар килеп чыга.”
Грант алучыларның бер өлеше, стажировка үткәч һәм югары уку йортын тәмамлагач, аспирантурада белем алуны дәвам итә.
2010/2011 уку елларында ничә кешене белем алырга җибәрү күздә тотыла соравына җавап биргәндә, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры моның финанслау күләменнән торуын әйтте. Әлегә акча бүлеп бирү мәсьәләсе турында сөйләшмәдек, без бүген 2009 елга нәтиҗәләр ясадык, дип әйтте ул. “Шунысы билгеле: бүген конструктив рәвештә фикер алышу узды, “Алгарыш” программасы дәвам ителәчәк һәм үстереләчәк,” – дип хәбәр итте Альберт Гыйльметдинов.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз