Рөстәм Миңнеханов: Без КХРның Синьцзян-Уйгур автономияле районы белән уртак проектлар булдырырга телибез

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгур автономияле районы (СУАР) делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук КХРның СУАР Коммерция департаменты башлыгы Ся Гуантай, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында яклар Синьцзян-Уйгур автономияле районы белән, Россия регионы буларак, Татарстан Республикасы арасындагы региональара хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алышты.

Без Кытайның Синьцзян-Уйгур автономияле районы белән уртак проектлар булдырырга телибез, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Татарстанда Кытай партнерлары белән мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуы белән горурланалар «Үткән ел Татарстан-Кытай багланышларының актив үсеше белән билгеле. Мин ике мәртәбә бу илдә булдым. Татарстанга да җавап визитлары күп булды», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Кытай ягы белән бергә шактый гына уртак проектларны гамәлгә ашыра: «Аммоний» минераль ашламалар җитештерү заводын төзү, «Мәскәү-Казан» тизйөрешле магистрален салу, машина төзелеше һәм башкалар өлкәсендәге хезмәттәшлек.

КХРның СУАР Коммерция департаменты башлыгы Ся Гуантай Ся Гуантай билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнехановның Кытайга визитлары ике арадагы багланышларны ныгытуга сәбәп булды. Бүген Синьцзян-Уйгур автономияле районы предприятиеләре Татарстан компанияләре белән хезмәттәшлек итәргә телиләр, диде ул.

Татарстан Республикасы Премьер-министрлыгы белән Синьцзян-Уйгур автономияле районы арасында АСК буенча хезмәттәшлек турында килешүгә имза салынды.

Бүген шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Ся Гуантай автомобиль юллары салуга һәм Татарстан Республикасында логистик үзәк булдыруга кагылышлы проектлар буенча фикер алышты.

Очрашу азагында Кытай кунаклары Рөстәм Миңнехановны Синьцзян-Уйгур автономияле районына Кытай товарларының август аенда узачак зур күргәзмәсенә чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International