Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм МиңнехановТатарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2009 елгы эшчәнлегенә югары бәя бирде

2010 елның 15 гыйнвары, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль норматив хокук актлары регистрын формалаштыруга һәм Татарстан Республикасы норматив хокук актларының бердәм банкын алып баруга аеруча зур игътибар бирергә тәкъдим итте. Ул бу турыда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2009 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2010 елга куелган бурычларына багышланган коллегия утырышында белдерде.
Регистрны формалаштыру аеруча эффектив алып барылсын өчен, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына норматив хокук актларының үз вакытында килүен тәэмин итәргә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, әлеге проблеманы чишүдә бердәм ведомствоара “Электрон документ алмашу” системасы (“Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” кысаларында) ярдәм итә ала.
Шул ук вакытта урыннардагы кадрларга, җиһазлар (компьютерлар, Интернет челтәренә тоташтыру һ.б.) белән тәэмин итүгә аеруча нык игътибар бирергә кирәк.
Бүген без дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә бирү турында сүз алып барабыз, әмма әле авыл җирлекләренә барып җитмәдек, диде Татарстан Республикасы Премьер-министр. Проблеманы чишү өчен башкарыла торган гамәлләрне Республика масштабында гомумиләштерергә кирәк.
Муниципалитетлардан норматив хокук актларын алуны гына җайга салырга кирәкми, гомумән, ведомстволар арасында мәгълүмат алмашын тәэмин итәргә кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы кысаларында ул шулай ук Татарстан Республикасы Муниципаль оешмалары советы җитәкчелегенә бу сорауны үз дәрәҗәләрендә хәл итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, урыннарда (авыл җирлекләрендә), кызганычка каршы, юридик белем дәрәҗәсенең түбән булуын, муниципаль районнарның 30 процентында юристлар булмавын билгеләп үтте. Без һәр авылны грамоталы юристлар белән тәэмин итәргә, ә аннары һәр авыл җирлегенә “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проекты белән барып җитергә тиешбез, дип саный Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов.
Республикада җәмәгать судьялык институты эшенә килгәндә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына муниципалитетлар һәм Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән берлектә җәмәгать судьяларын, гражданнарны кабул итү һәм гадел хөкем чыгару өчен, яхшы бүлмәләр белән тәэмин итү эшен алып баруны йөкләде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә җәмәгать судьялары гаять зур эш алып баралар, һәм аларны материаль-техник яктан тәэмин итү буенча “безнең игътибарыбыз җитми”. Рөстәм Миңнеханов җәмәгать судьяларын оргтехника белән тәэмин итүдә дә сораулар барлыгын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры дәгъвалар буенча республика бюджеты акча түли торган эшләргә җитдирәк карарга тәкъдим итте. “Республика милкен читләштерү яисә түләүләр бюджетка йөкләнә торган һәр дәгъва факты исәптә булырга тиеш”, - диде ул.
Гомумән алганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ул Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының индикатив идарә кысаларында да эшчәнлеккә югары бәя алганын искә төшереп үтте.
Коллегия утырышы барышында доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры Мидхәт Корбанов чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International