Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2010 елда Татарстанда яшәүче 98 мең кешене иҗтимагый эшләргә урнаштыру планлаштырыла
2010 елның 15 гыйнвары, җомга
2010 елда Татарстан Республикасында Глобаль финанс кризисы йогынтысының тискәре нәтиҗәләрен җиңеп чыгу буенча кисәтү чаралары региональ программасын тормышка ашыру 3 миллиард сум тәшкил итәчәк. Мондый мәгълүмат бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәргән Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышында китерелде.
Киңәшмәдә китерелгән мәгълүмат буенча, 2010 елга Татарстан Республикасының хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чаралар региональ программасы Татарстан Республикасы Президенты әмере буенча расланды һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә җибәрелде.
2009 елның 28 нче декабре көнне Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Александр Жуков янындагы утырышта республика өчен кирәк булган 2985,3 млн. сум күләмендә бюджет финанс ресурсларының гомуми күләме расланды, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетыннан – 209,6 млн. сум, Россия Федерациясе бюджетыннан – 2775,7 млн. сум.
2010 елда предприятиеләр – программада катнашучылар исемлеге тармак министрлыклары гаризалары буенча формалаштырылган.
2010 елда программаны тормышка ашыруның яңа юнәлеше – инвалидлар өчен эш урыннарын булдыруны субсидияләү барлыкка килде. Татарстанда мөмкинлекләре чикле 200 кешене эшкә урнаштыруда ярдәм итү планлаштырыла.
Программаны тормышка ашыруның төп юнәлеше буларак, элеккегечә, иҗтимагый эшләр калачак. 63 мең эш урыннарына Татарстанда яшәүче 98 мең кешене урнаштыру планлаштырыла.
2010 елда эштән азат ителү куркынычы янаган очракта, Татарстанда яшәүче 9006 кеше алдан ук һөнәри белем алачак, белем бирү учреждениеләре чыгарылыш укучыларының эш тәҗрибәсен алу максатыннан 2578 кеше стажировка узачак.
Шулай ук кече эшмәкәрлекне һәм эшсез гражданнар үзмәшгульлеген үстерүдә ярдәм күрсәтеләчәк, бу 19 мең яңа эш урыны белән тәэмин итү мөмкинлеген булдырачак. Эш эзләү максатыннан мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән 200 кешегә адреслы ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз