Рөстәм Миңнеханов партия кысаларындагы алдан уздырылучы праймеризда катнашты

2015 елның 27 июне, шимбә

Бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидатларны билгеләп, алга таба сайлауларга чыгару өчен партия кысаларында алдан тавыш бирүдә катнашты. Чара Теннис академиясе мәйданчыгында узды. 

Барлыгы праймеризда 3700 якын кеше катнашты, шул исәптән Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең беренчел бүлекчәләреннән һәм 33 иҗтимагый оешмадан 1636 сайлаучы. 

"Бердәм Россия" партиясеннән кандидатураларын праймеризга Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Федераль Җыелышының Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ломоносов ис. МДУ каршындагы Укыту-фәнни үзәге җитәкчесе Олег Морозов чыгардылар.

Сайлаучылар алдындагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, ул дулкынлану хисен сизә. Башка кандидатлар турында сөйләгәндә әйткәнчә, ул аларга үзенең оппонентлары итеп карый алмый, чөнки һәрберсе белән озак вакыт эшләгән. "Без алар белән гомер буе эшләдек", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына чыгарган барлык хезмәт коллективларына, иҗтиимагый оешмаларга һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясенә, аңа карата шундый ышаныч күрсәтүләре өчен, рәхмәт белдерде. 

"Президент вазыйфасы - бик җаваплы, - дип ассызыклады ул. - Һәм, әлбәттә, бүгенге бурычыбыз - Татарстанның эллеккеге кебек үк регионнар арасындагы алдынгы урынын саклап калу. Бу - җитәкче эше генә түгел, ә бөтен команданыкы". 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия үсеш кичергән дәвамлы чор үтелгән, Татарстан шул чорда лидерлык урынын саклап калып, яңалыклар да алып килде. "Алга таба да шул юнәлештә барырбыз дип өметләнәм", - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы мөмкинлекләре гаять зур - җитештерүдә дә, ресурсларда да, әмма иң мөһиме - кешеләр потенциалы. "Сер түгел, Татарстан һәрвакыт кадрлары белән танылды. Бездә гаять зур кешеләр потенциалы, моны федераль хакимият органнарында эшләүче безнең хезмәттәшләребез исбатлый". 

Безнең төп бурычыбыз - Татарстанны эшләргә һәм яшәргә теләк уятучы төбәк итү, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, бүген икътисадый нигезне үстерү, республиканы кызыклы итү өчен күп эш эшләнгән. Бу - Казанның мең еллыгын бәйрәм итү дә, 2013 елгы Казандагы Бөтендөнья Универсиадасын әзерләү һәм уздыру да.  Якын арада республикада су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак, төбәккә 190 илдән вәкилләр килә. 

"Бүген Татарстан бөтенләй башка дәрәҗәгә чыкты, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. - Һәм су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын без иң югары дәрәҗәдә уздырачакбыз! Бөтен катнашучыларның һәм трансляцияләрне караучыларның - аны ошатып, бирегә киләргә теләкләре уянырлык булсын". 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International