Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Февральнең беренче декадасында Казанда “Роснанотех” дәүләт корпорациясе һәм Татарстан арасында Нанотехнологияләр һәм наноидустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүне тормышка ашыру буенча Координацион советның киңәйтелгән утырышы узачак
2010 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе
19 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Б.П.Павлов “Роснанотех” дәүләт корпорациясенең Федераль һәм региональ органнар белән үзара хезмәттәшлек итү департаменты директоры Дмитрий Криницкий белән бергә “Роснанотех” дәүләт корпорациясе һәм Татарстан арасында Нанотехнологияләр һәм наноидустрияне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүне тормышка ашыру буенча Координацион советның булачак киңәйтелгән утырышын әзерләү буенча киңәшмә үткәрде.
Шул ук көнне алар Казан шәһәренең наноиндустрия сферасында проектлар төзүне һәм тормышка ашыруны башкара торган берничә предприятиесендә һәм оешмасында булдылар.
Киңәшмәдә “Роснанотех” дәүләт корпорациясендә карап чыгуга кертү өчен республиканың өстенлекле проектларын әзерләү мәсьәләләре, шулай ук 2010 елда Татарстан Республикасы наноиндустриясен проектлы үстерү комплекслы программасын тормышка ашыру буенча Координацион совет эше планы проекты да каралды.
Шулай итеп, планда агымдагы елда “Роснанотех” дәүләт корпорациясе җитәкчелеге катнашында Координацион советның 2015 елга кадәр нефть химиясе, авиа-, авто- һәм судно төзелеше, төзелеш индустриясе, медицина, биотехнологияләр һәм фармацевтика сәнәгате кебек сфераларда Татарстан Республикасы наноиндустриясен проектлы үстерү комплекслы программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмәләр уздыру исәпләнгән.
Моннан тыш, 2010 елда Татарстан Республикасының нанотехнологияләр сферасында үз илебез һәм халыкара форумнарын, күргәзмәләрне оештыру һәм анда катнашу буенча эш башкару күздә тотыла. 2010 елда Татарстан Республикасы наноиндустриясен проектлы үстерү комплекслы программасын тормышка ашыру буенча Координацион совет эше планын ахыргы карап чыгу һәм раслау февральнең беренче ункөнлегендә Координацион советның киңәйтелгән утырышында булачак.
Киңәшмә кысаларында комплекслы программаның инфраструктура проектларыннан берсе – Татарстан Республикасында нанотехнология үзәген төзү тәкъдир ителде.
“Роснанотех” дәүләт корпорациясенең Федераль һәм региональ органнар белән үзара хезмәттәшлек итү департаменты директоры Дмитрий Криницкий Татарстанда наноиндустрия үсеше белән идарә итү буенча нәтиҗәле оештыру структурасы төзелүен билгеләп үтте. Алга таба “Роснанотех” дәүләт корпорациясе Татарстан Республикасы белән наноиндустрияне үстерү өлкәсендә актив рәвештә хезмәттәшлек итәчәк.
Наноиндустрия проектларына ярдәм күрсәтү һәм аларга финанс чараларын җәлеп итү максатыннан, Борис Павлов һәм Дмитрий Криницкий Казан шәһәре предприятиеләрендә булдылар. Бу, аерым алганда, - иҗтимагый офис биналарыннан алып автотрассалар һәм сәнәгать объектларына кадәр төрле кулланыш өлкәләре өчен яктырту светодиод приборларын ясаучы һәм җитештерүче булган LEDEL компаниясе.
Аннары киңәшмәдә катнашучылар “Химград” технополисында булдылар. Аның территориясендә “Данафлекс” ЯАҖ Россия өчен уникаль булган нанотехнологияләрне кулланып азык-төлек продуктларын төрү пленкасын җитештерү буенча завод төзүне алып бара.
Соңыннан “Хайваннарның токсикологик һәм радиацион куркынычсызлыгы федераль үзәге – Бөтенроссия фәнни-эзләнү ветеринар институты” (ФЦТРБ-ВНИВИ) федераль дәүләт учреждениесендә биотехнологияләрне куллану сферасындагы проектлар буенча киңәшмә узды. Борис Павлов республиканың заманча медицинадагы инновацион технологияләр турында сөйләде, шулай ук “ФЦТРБ-ВНИВИ” федераль дәүләт учреждениесенең авыл хуҗалыгындагы, ветеринариядәге, медицинадагы, био- һәм бионанотехнологияләр сферасындагы ачышларын куллану өлкәсендә булган аеруча җитешле эшләнгән проектларны билгеләп үтте.
“ФЦТРБ-ВНИВИ” федераль дәүләт учреждениесе генераль директоры урынбасары Альбер Чернов “Хайваннарның токсикологик һәм радиацион куркынычсызлыгы федераль үзәге” федераль дәүләт учреждениесе нигезендә, молекула дәрәҗәсендә перспективалы эзләнүләр спектрын киңәйтү максатыннан, био- һәм нанотехнологияләр бүлеге оешуын билгеләп үтте. Нанометр диапазонында эзләнүләр предприятиегә инфекцион авыруларны диагностикалау, профилактикалау һәм дәвалау буенча уникаль технологияләрне булдыру мөмкинлеген бирер. “ФЦТРБ-ВНИВИ” федераль дәүләт учреждениесе белгечләре тарафыннан Африка дуңгыз чумасы, котыру, түләмә һ.б. кебек авырулар белән көрәшергә мөмкинлек бирә торган уникаль технологияләр һәм дару препаратлары ясалган.
“НУРан” ЯАҖ ндә булу кысаларында делегация “Россия Федерациясе кабель һәм торба сәнәгате өчен нанодисперслы полимер композицион материаллар җитештерү” проектын тормышка ашыру буенча предприятиене, шул исәптән цехны, өстәмә һәм ярдәмче бүлмәләрне, заманча һәм югары технологияле җиһазлар өлешен, җайланма монтажын, шулай ук гамәлгә кертелгән МКС-30 сынау-сәнәгый экструдерын карап чыкты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наил Губаев, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәнәгый инновацияләр һәм инвестицияләр бүлеге башлыгы Рөстәм Әхмәтгәрәев, Казан дәүләт технология университеты ректоры Герман Дьяконов, Казан дәүләт университетының фәнни эшләр буенча проректоры Данис Нургалиев, “Идея” инновацион-җитештерү технопаркы” ААҖ генераль директоры Сергей Юшко, “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры урынбасары Илгизәр Якушев, “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” дәүләт коммерцияле булмаган оешмасы директоры урынбасары Руслан Габидуллин, “Идея консалтинг” ҖЧҖ директоры Олег Миронов, “Городисский һәм партнерлар” юридик фирмасы” ҖЧҖ директоры Альберт Ибраһимов, шулай ук Татарстан Республикасының алдынгы фәнни-белем бирү үзәкләре белгечләре катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз