Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Авиаприборлар төзелеше концерны” ААҖ генераль директоры Андрей Тюлин, “Аэрокосмик җиһазлар” корпорациясе” ААҖ генераль директоры Юрий Заплаткин һәм әлеге концерн милектәше Сергей Бодрунов белән очрашты.
Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының сәнәгать бүлеге башлыгы Александр Володкевич, “Радиоприбор” ААҖ генераль директоры Ронис Шарипов, “Нефтегазавтоматика” ААҖ генераль директоры Инсаф Сәйфетдинов катнаштылар.
Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы хокуклы вәкиллегенең конференц-залында үткән сөйләшү барышында Татарстанның “Радиоприбор” ААҖ үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.