Бүген Казанда БРИКС илләренең (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы) I яшьләр саммиты ачылды. Саммитта катнашу өчен Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасыннан 200 дән артык делегат килде.
Казан Ратушасында узган тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Сергей Поспелов, Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе эшләре, чит илләрдә ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Росхезмәттәшлек) җитәкчесе Любовь Глебова, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын катнашты.